Тарихсызлык – затсызлыкмы?

Белемнең акча эшләргә яраклысын гына белем санаучылар күбәйгән заманда яшибез. Шул җәһәттән, ни кызганыч, халыкның күпчелеге тарих белән артык кызыксынмый, диясе килә. Алган тар белгечлек кысасындагы белем дөнья куганда җитеп арткан, дип саный гавам.

Мәктәптә үткән тарихтан да аерым вакыйгалар һәм даталар (мәсәлән, Бөек Ватан сугышы еллары, Гагарин галәмгә очкан көн һәм ел, яисә Октябрь инкыйлабы елы), кайбер вак эпизодлар гына кеше хәтерендә. Танышларымның кайберләреннән гади генә даталарны – Икенче Бөтендөнья сугышы башланган һәм беткән ел һәм көннәрне сораганым бар. Көннәрен белүчеләр шактый сирәк, елларга килгәндә, башлану вакытын гел Бөек Ватан сугышы башланган ел белән бутыйлар.

Үзебезнең – татарның тарихы дигәндә, Казан алынган елны белүчеләр дә артык күп димәс идем. Кая ул Болгар чоры, Алтын Урда тарихы, андагы даталар, шанлы вакыйгалар… Республика төзелгән елны, ул эштә башлап йөргән шәхесләрне дә, йөз еллык юбилей үтүгә, инде онытып маташалар.

Мондый хәл дөресме? Миңа калса, аз гына да дөрес түгел. Без бит – кеше затлары. Бәс шулай икән, ниндидер минималь гыйлем һәрберебездә булырга тиеш дип беләм. Ярар, катлаулы саналган фән – философияне белмик. Чит телләрдә дә сөйләшмик. Йолдызлар белән планеталарны да астрономнарга калдырыйк. Ниндидер квант физикасы белән дә бары галимнәр генә шөгыльләнсен. Тик менә тарих дигәнебезнең урыны аерым. Тарих белән җәмгыять белемен адәми зат белергә тиеш. Чөнки нәкъ менә үткәнне белмәгәнгә, бүгенгебез куанычлы түгел безнең. Үзебезнең милләтне генә күз алдында тотуым түгел, гомумән әйтәм. Татар тарихына кайтканда, бигрәк тә шуны ассызыклыйсы килә: аны һәркем билгеле бер дәрәҗәдә белгән тәкъдирдә генә безнең милли үзаң тиешле югарылыкка менә ала. Ә милли үзаң сайлыгы – безнең халыкта, миңа калса, иң җитешмәгән сыйфатларның берсе. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән тапталган сүздән дә бигрәк, үз тарихын өйрәнгән милләт кенә чын милләт булып җитешә, үзен саклый, яклый ала, диясе килә. Гомумән, кеше дигәнең Җиргә кеше булып яшәргә килгән икән, милләт тарихын да, ил тарихын, бөтендөнья тарихын да билгеле бер күләмдә белергә тиеш. Башка фәннәрне тар белгечләргә калдырырга була, тарихны – юк!

Тарихны белгәндә, гомуми наданлык кимү – бер хәл, андый очракта барыннан да бигрәк бүгенгене, бүгенге вакыйгаларны дөрес бәяләү мөмкинлеге арта. Киләчәкне хәвефсез итү турында әйткән дә юк. Андый гыйлемнең активлыкны, кешедәге гражданлык позициясен бер башка көчәйтүен дә билгелисе килә. Тарихи белем  ул – халыкның затлылык күрсәткече. Кеше дигәнең, мәсәлән, Октябрь инкыйлабының сәбәпләрен, аның илгә, дөньяга нәрсә китергәнен, гомуми нәтиҗәләрен белә икән, ул инде соры масса эчендә кала алмый. Ул шул вакыйганың булса да асылына төшкән, аны аңлаган дигән сүз. Тик күпләр үзләренең ялкау аңын гомуми белемнәр белән тулыландырырга иренә, вакытын мөлкәт, акча артыннан чабып үткәрә,  рухи байлык туплауның әһәмиятен, тәмен аңламый. Тарих хакында сөйләшкәндә, кайберәүләрдән хәтта «скучно» дигән кәлимә дә ишетәсең. Ул чагында нәрсә «не скучно» соң? Очсызлы телесериаллармы? Әллә «Мужское-женское» ише ток-шоулармы? Кеше үзенең затсыз кызыксынуларыннан (мәсәлән, җилбәзәк кавем – артистлар тормышы), кемнәрнеңдер урын-җир пычрагыннан йөз чөерә белгәндә генә тарих кебек фәнне, аның кадерен, әһәмиятен аңлый алачак.

Тагын бер кат искәртәсе килә: тарихны белүдә олы зарурлык бар. Чөнки башка бер генә фән дә тарих кебек киләчәк өчен җаваплылык тәрбияли алмый. Тарих кына (сүз объектив, чын тарих турында бара) үткәндә күпме ялгышлар ясалганын, аларның сәбәпләрен ачып бирергә сәләтле. Тарихны тиешенчә белеп, аннан сабак алып яшәмәү ул – дәһшәтле үткәннәрне кабат чакыру гына түгел, аларны гарантияләү дә.

Бүгенгене, хәзерге көнне карыйк. Зурдан алганда ул – үткән еллар, дәверләр нәтиҗәсе.  Кайдадыр канкоеш бара икән, димәк, үткәндәге бөек фаҗигаләрне онытканбыз. Нәрсәнедер яхшыртасы килеп, тарихта күпме начарлыклар кылынган. Үткәннәребездә «гүзәл киләчәк хакына» дип, күпме саташулар, күпме тәгълиматлар, күпме ашкынулар аша үтелгән. Без көткән «гүзәл киләчәк» яралмады гына түгел, ул юлларга миллионлаган корбаннар салынды. Үткән ХХ гасырда, без яшәгән илдә – Россиядә бар кешене дә тигез итәчәк гадел җәмгыять хакына җиде дистә ел буе барган олы сәяси-икътисадый тәҗрибәне искә алу да җитә. Киләчәк бәхет хакына күпме кан, җан коелды, ГУЛАГлар эшләде. Бары гасыр азагы җитәрәк кенә безне бәхетле итәргә тиешле коммунизм тәгълиматының бер утопия, саташу икәне аңлашылды. Тик азаккача барыбер аңлап бетермәдек. Бүген тагын шул тәртипләргә ымсынучылар, тимер кул белән урнаштырылган «тәртип»кә сусаучылар күбәйде. Бу хәл нәрсәне аңлата? Бу тагын да «Тарихның төп сабагы шул: аннан сабак алынмый» дигән мәгълүм максиманы һәм гавамдагы наданлыкны аңлата. Бары наданнар гына бер баскан тырмага кат-кат китереп баса…

 Экрандагы тыйнаксызлык, ипсезлек сәбәпле, телевизорга мәхәббәт бөтенләй диярлек булмаса да, кай чагында телевизион каналларны барлап чыккан чаклар була. Гадәттә, мин аннан тирә-якны танып белергә өйрәткән (познавательный) тапшырулар эзлим. Табигатькә, сәяхәтләргә кагылышлылары бөтенләй юк, дип әйтеп булмый. Тик менә тулысынча тарихка (илнекеме ул, дөнья тарихымы), багышланган канал таба алганым юк. Фәкыйрегез инде күптән, татарча каналлар арасында да үткән тарихыбызны яктырткан, пропагандалаган аерым канал булса иде, дип хыяллана. Тик, кая безгә – каткан тезгә, дигән кебек, үзе үк хыялның тормышка ашасына артык ышанмый. Ярар, аерым канал булмасын да. Тик менә булганнарында тарихыбызга кагылышлы тапшыруларны бермә-бер арттырырга кем комачаулый? Бездә Мәрҗани исемендәге Тарих институты, КФУда тарих-филология факультеты бар. Андагы галимнәр тапшырулар алып барырга каршы түгелләрдер дип уйлыйм. Тарихыбызны көн-төн дигәндәй тукып, сөйләп торасы иде милләтебезгә. Татар ул-кызлары белсен, горурлансын иде үткәннәребез белән. Тарих ул – белем генә түгел, ул – тәрбияче дә, рухи, әхлакый үсеш тә бит әле.

 Наил Шәрифуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү