Курган өлкәсендәге янгыннарда 19 кешенең гомере өзелгән

Курган өлкәсендәге янгыннарда 19 кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, тагын 13 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

Урал федераль округы территориясендә көчле янгыннар башлануы хакында хәбәр иткән идек.  Ут бик тиз арада дистәләгән гектар мәйданны биләп алганн, ә Курган өлкәсендәге татарлар яши торган Йолдыз авылында 300дән артык йорт янып беткән.


Фикер өстәү