Янгында зыян күргән Йолдыз авылында йортлар төзи башладылар

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына килде. Биредә ул авылның координация советы вәкилләре белән очрашты. Янгыннан зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Бөтендөнья татар конгрессы төзеләчәк йорт урыннарын коймалар белән тоту өчен Йолдыз авылына бер йөк машинасы кирәкле материаллар алып килде.

Очрашуда Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков, вакытлыча район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Андрей Косовских, Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов,Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Бөтенроссия татар авыллары ассоциясе рәисе Фәнир Галимов, «Кургансемена» АҖның генераль директоры Марат Исламов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев һәм авылның Иҗтимагый советы әгъзалары катнашты.

Йолдыз (Эчкен) авылында Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте йорт төзелешен башлап җибәрде. Фәнир Галимов җитәкчелегендәге “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы да бер йорт төзү турында игълан итте. Шулай ук Удмуртия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дә үз төбәкләрендәге татар эшмәкәрләре ярдәме белән бер йорт төзергә җыенуын хәбәр бирде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Көлгә әйләнгән татар Йолдыз авылы турында: «Анда барысы да бик начар»


Фикер өстәү