Корбан бәйрәмендә чалынасы сарыкларны читтән эзләмәскә кушалар

Быел Корбан бәйрәме 28 июньгә туры килә. Белгечләр бәйрәмгә чалынасы сарыкларны читтән эзләмәскә куша. Республикада да җитәрлек алар. Читтән алганда Татарстан территориясенә чир керергә мөмкин.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, күпләп сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче күрше төбәкләрдә йогышлы авырулар буенча вазгыять катлаулы.

– Россия күләмендә мөгезле кече терлекләрдәге йогышлы авыруларга бәйле вазгыять куркыныч. Төп чирләр – тилчә, бруцеллез, сарыклардагы чәчәк авыруы. Узган елны Татарстанга сарыкларны Чувашиядән генә керткән идек. Быел да күршеләрдән шул төбәк кенә имин санала. Үзебездәге мал белән генә чикләнсәк иде. Татарстан – куркыныч тудырмый торган төбәкләр исемлегендә, шуңа бездә малларга вакцина да кадалмый, – дип аңлатты белгеч. – Читтән инфекция кертмәсәк иде. Соңгы елларда Татарстанда да сарык асраучылар саны арта. Республикада 300 меңләп баш сарык барлыгы билгеле. Үз ихтыяҗларыбыз өчен җитәрлек бу.

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров Корбан бәйрәме уздыру тәртибе белән таныштырды.

Быел Корбан гаетенең беренче көне 28 июньгә туры килә. Бу көнне республика мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары узачак. Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку каралган.

Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәгечә узачак:

2.30 – 3.00 – Коръән укылу;

03.00 – 03.30 – гает вәгазе;

03.30 – гает намазы;

03.40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып, дога кылу.

Гает намазыннан соң, гадәттәгечә, махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак. Сүз уңаеннан, быел корбан нисабы күләме – 36 мең сум. Ягъни ихтыяҗларыннан тыш кулында 36 мең сум ирекле акчага ия кеше Корбан бәйрәмендә сарык чалырга тиеш.

Габделхак Мотыйгуллин искәрткәнчә, Татарстанда корбан чалу өчен 55 урын билгеләнгән, Казанда – 17.

– Мал чалу мәйданчыгы тиешенчә җиһазландырылган булырга тиеш. Анда органик һәм биологик калдыкларны җыю өчен махсус урын булу да мәҗбүри. Оештыручылар аларны юк итү һәм дезинфекция эшен оештырырга тиеш, – диде ул. – Корбанлыкка бары тик сәламәт хайваннар гына рөхсәт ителә.

Сүз уңаеннан, былтыр бәйрәм көннәрендә республикадагы рөхсәт ителгән рәсми мәйданчыкларда 12,3 мең хайван чалынган (Казанда – 5,8 меңнән артык баш).

– «Зәкят» хәйрия фонды Корбан гаетендә корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады. Фонд мал итен мохтаҗларга илтеп тапшырачак. Гаризаларны фонд «WhatsApp» буенча да кабул итә. Номеры – 89274730729.

Сайлауга 3 төрле корбанлык тәкъдим ителә:

– 13 мең сумнан 1 сарык, авырлыгы – якынча 20 кг;

– 13 мең 500 сумнан 1 сарык, авырлыгы – якынча 25 кг;

– 14 мең 500 сумнан сыерның 1/7 өлеше, итнең авырлыгы – якынча 35 кг.

– Корбанга бәйле тулырак мәгълүмат – dumrt.ru сайтында. Белешмәләр өчен телефон: (843) 225-33-22.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү