Васил Шәйхразыев: «Безнең халыкны Сабантуй, бәйрәмнәр генә берләштерми»

Безнең халыкны Сабантуй, бәйрәмнәр генә берләштерми. «Казан Экспо»дагы «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев шулай дип белдерде.

Пленар утырышны Васил Шәйхразыев башлап җибәрде, катнашучыларны сәламләде.

⁃ Халкыбызны бәйрәм көннәре, Сабантуйлар гына берләштерми. Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау итеп җибәрелгән афәтләр, кайгылар да бердәмлегебезне ныгыта, болар ярдәмләшү, бер-беребезгә терәк булу хисләребезне арттыра, – диде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура җитәкчесе Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылындагы афәтне телгә алды. Билгеле булганча, анда янгын чыгып, авылны юк иткән иде. Васил Шәйхразыев әйтүенчә, бу авыл татар халкы бердәмлеге символына әверелергә мөмкин.

⁃ Йолдыз авылында ике йөздән артык йорт янды, җиде кеше һәлак булды. Янгын хәбәре турында белүгә, Бөтендөнья татар конрессы, мөфтиятләр гуманитар ярдәм акциясен игълан итте. Ике көн эчендә генз ңә 2 млн сумнан артык акча җыйдык, 20 тонна гуманитар йөк җибәрдек, — дип сөйләде ул. — Мин 24 майда Курган өлкәсенә барып, очрашу уздырачакмын. Нәрсә-ни кирәк, беләчәкбез.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, әлеге татар авылын торгызуда бөтен кешеләр, татар эшмәкәрләре катнаша. «Шул рәвешле Йолдыз авылы татар халкының бердәмлеге симовлына әверелергә мөмкин», — диде Милли Шура рәисе.


Фикер өстәү