Курган өлкәсендә янгыннан каза күргән Йолдыз (Эчкен) авылы имамы Әхмәдулла Хәбибуллин: «Бу сынауны лаеклы узар өчен ярдәм кирәк»

«Казан Экспо»дагы «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Курган өлкәсендә янгыннан каза күргән Йолдыз (Эчкен) авылы имамы Әхмәдулла Хәбибуллин чыгыш ясады. Ул Татарстанга рәхмәтен дә әйтте, ярдәмгә мохтаҗ булуларын да билгеләп үтте.

⁃ Авылыбызда яшәүчеләрнең әманәтен сезгә җиткерәм. Бу сынауны узарбыз. Халык та шулай ди. Әмма ярдәмсез безгә бик авыр булыр, — диде хәзрәт. — Дөрестән дә, хөкүмәт ярдәмен ала алмаганнар да бар. Алар да ярдәмгә мохтаҗ. Гуманитар ярдәм килеп тора. Хәзер инде өйләрне торгызырга кирәк. Вакыт та чикле, аңлыйсыз.


Фикер өстәү