#KazanForum: XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1000нән артык имам катнашачак

Республикадан һәм 77 төбәктән 1 меңнән артык делегат. 19–21 майда Казанда «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак. Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак.

Быелгы җыенның төп үзенчәлеге – ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2023» халыкара икътисадый форумы кысасында уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте.

– Делегатларыбыз «KazanForum» чараларында, күргәзмә эшендә катнашачак. Форумның географиясе киң: Ерак Көнчыгыш, Камчаткадан башлап Сахалинга кадәр. 114 кешелек иң зур делегация күршеләребез – Башкортстаннан киләчәк. Әлеге җыен үзенең кирәкле һәм актуаль булуын раслады. Бүген ул –илебездәге барлык дини һәм милли оешмаларны, аларның әгъзаларын, татар дин әһелләрен бер урынга туплый алырдай бердәнбер мәйдан, – диде ул журналистлар белән очрашуда.

Данис Шакиров татар дөньясы өчен милли тормыш һәм дин төшенчәләре аерылгысыз булуын билгеләп үтте.

–  Еш кына без динне аерырга теләүчеләрне ишетәбез. Ләкин динне милли үзенчәлек, милли тормыштан башка күз алдына китереп булмый. Ул – тулы бер социаль институт. Без фикер алышу мәйданчыкларында да, пленар утырышта да бу мәсьәләгә аерым игътибар итәчәкбез, – диде ул.

Иң өлкән делегат Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте казые – 89 яшьлек Сәетзада хәзрәт Гыймаев булачак. Иң яшь делегат исә Рязань өлкәсеннән  киләчәк. Җәгъфәр хәзрәт Борһановка нибары 18 яшь. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев сүзләренә караганда, соңгы елларда Казандагы имамнар да форумда катнашырга теләк белдерә.

– Имамнар, Казандагы дини уку йортлары галимнәре белән исәпкә алганда, барлыгы 1200дән артык кеше булачак, – дип искәртте ул.

20 майда «Кazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Делегатлар «Russia Halal Expo 2023» күргәзмәсен карый алачак. Күргәзмәдән соң барлык дин әһелләре Татарстан Фәннәр академиясендә XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының ислам мәгарифенә багышланган пленар утырышында фикер алышачак.

21 майда исә форум делегатлары Болгар шәһәрендә «Изге Болгар Җыены» чарасында катнашачак. Данис Шакиров җыенның быелгы үзенчәлеген атады.

– Быел Болгарда истәлек тамгасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) ядкәрләре күргәзмәсе оештырылачак. Ул 20 майдан ике көн дәвамында күрсәтеләчәк, аны теләгән һәркем карый ала. Бу – сирәк була торган, бик үзенчәлекле һәм халыкны җәлеп итә торган вакыйга, – диде Данис Шакиров.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү