«Үзенә ни кирәген белеп кенә кергәннәр өчен ул – оҗмах»

Интернет  ул – чиксез мөмкинлекләр мохите дә, алдау һәм алдану мәйданчыгы да, җәмгыятьне бер үк вакытта алга һәм артка тәгәрәтүче система да… Тормышыбызны аркылыга-буйга чолгап алган виртуаль пәрәвездә ничек адашмаска? Кешелек дөньясы интернет колы булудан туктый алырмы?

Бәйрәм хакында

Интернет 17 майдагы туган көнен 1991 елдан бирле билгеләп уза. Аның «гомер» бәйрәмнәре моның белән тәмамланмый, чөнки мөһим үзгәреш-ачышлар булган тагын берничә датаны билгеләп үтү традициясе бар. Ә менә нәкъ 32 ел элек «Бөтендөнья пәрәвезе»нең стандартлары раслана. Элегрәк әлеге көн программистлар, IТ белгечләр һәм, гомумән, шушы өлкәдә эшләүче башка белгечләрнең һөнәри бәйрәме булып саналса, бүген аны кайберәүләр гомумхалык бәйрәме дип тә атый. Аңлашыла да инде: кулларына телефон тотып туган сабыйлардан алып чал чәчле әбекәйләргә кадәр әлеге зур системаның бер өлеше  бит хәзер.

Интернетны уйлап тапкан кешеләргә рәхмәт укып туймаслык югыйсә. Күпме белемнәргә, мөмкинлекләргә юл ачты бит алар. Шул ук вакытта, интернетның файдасыннан бигрәк зыянын күрүчеләрнең, аны бары тик күңел ачу чарасы буларак кына кабул итүчеләрнең күп булуы уйланырга мәҗбүр итә. Бу хакта блогерлар һәм журналистлар нинди фикердә?

Альберт Шакиров, журналист, блогер:

– Безне, кешеләрне, интернет коллары дип атау яклы түгел мин. Интернет, дөрестән дә, тормышыбызны бик җиңеләйтә. Ә инде анда теләсә нинди, гади итеп әйткәндә, килде-китте мәгълүматның калкып чыгуы – билгеле бер алгоритмнар нәтиҗәсе. Һәм ул алгоритмнар, социаль челтәрләрдә булсынмы, эзләү системаларындамы, кешенең нәрсә белән кызыксынуына, нинди темаларны күбрәк эзләвенә бәйле. Барысы да кешенең дөньяга карашы ни дәрәҗәдә киң булудан тора. Әгәр кеше бик чикле, аерым бер төрле контентка гына өстенлек бирә икән, аның тирәсендәге интернет да шулай формалашачак. Бу аеруча социаль челтәрләрдә нык сизелә. Ә асылда, интернет  ул – бик көчле инструмент. Аннан белеп файдаланганда, трендларга иярмәгән очракта, ул шәхес буларак та, профессиональ яктан да үсәргә бихисап мөмкинлекләр ача. Кызганыч, кешене камилләштерә торган контент ул дәрәҗәдә популяр түгел. Ә бит мондый мөмкинлекләр, әйтик, узган гасырда ук булса, без әллә кайчан бик алга киткән булыр идек инде. Адәм баласының ниндидер өлкәләргә генә басым ясап, үзен чикләве аркасында, без шушындый хәлдә катып калдык. Ә бит әллә нәрсәләр майтарырга була!..

Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), блогер:

– Коронавирус пандемиясе башлангач, күпләр өйдә утырды, акчасыз, эшсез калды. Менә шул вакытта өйдә утыручылар акча эшләүнең башка юлларын тапты. Миллионлаган язылучылары булган блогерлар, кешеләрнең өйдә утыруыннан файдаланып, төрледән-төрле марафоннар уйлап чыгара башлады. Блогерлар өчен дә, аларны караучылар өчен дә интернет наркотикка әверелде. Элек без блогларны чын күңелдән алып бара идек, ә хәзер, акча катышкач, бу ихласлык югалды, диимме соң…  Дөресен генә әйткәндә, бу – бик куркыныч нәрсә. Социаль челтәрләр акча эшләү чарасы түгел, ә бары күңел ачу чарасы булырга тиеш дип уйлыйм.

Чулпан Галиәхмәтова, журналист:

– Яңа технологияләр кеше тормышын җиңеләйтү өчен түгел, ә сугыш өчен уйлап табыла, дип уйлыйм. Интернет та шул максатларда кулланылгандыр. Ул бит иң элек – мәгълүмат туплау һәм алмашу инструменты. Әмма халык аны күңел ачу чарасы буларак кабул итте. Халык белән идарә итүчеләр, бәлки, нәкъ менә шундый максат куеп эш иткәндер дә. Көн саен тамаша теләгән халык уйланмый, укымый, анализламый гына яши, димәк, сорау да булмаячак. Бигрәк тә, кешеләрнең гражданлык позицияләре бик түбән дәрәҗәдә булган илдә. «Тамаша» яратучылар хисабына акча эшләүче ушлы кешеләр интернетны бик оста файдалана. Үткенрәкләр, билгеле, интернет челтәрләрендә рәхәтләнеп сату-алу белән шөгыльләнә. Монысы – дөньяви пәрәвезнең зур плюсы. Уйлап яшәгәннәр өчен мөмкинлекләр ачты ул. Әмма әлегә күпләр өчен интернет инструмент булудан туктап, тормыш мәгънәсенә әйләнде. Кеше тормышын тикшерүдән тәм табып яшәүчеләргә интернетта барлыкка килгән социаль челтәрләр бик кулай булды. Менә шундыйларның күп булуы борчый. Блогерлар, җырчы-блогерлар киңәше үсү өчен мотивация дип әйтүгә, үтерегез, әмма ышанмыйм. Үстерми ул, үз-үзеңне алдый гына. Вакытлыча татлы алдану. Анализлап, укып, нигезләп өйрәнмичә торып бер өлкәдә дә алга китеп булмый. Ә интернетта популяр булган социаль челтәрләр клиплы фикер йөртүне куа. Ягъни карыйсың да икенче минутында ук онытасың. Адәм баласы өчен бу бик куркыныч. Ә инде интернетка үзенә ни кирәген белеп кенә кергәннәр өчен ул – оҗмах. Профессионаллардан нинди генә лекцияләр тыңламыйсың, дөнья музейларын гизәсең, укыйсың-өйрәнәсең, гомумән, минуты-секунды белән соравыңа җавап табасың, файдалы мәгълүмат туплыйсың. Ә инде кол булганнар коллыктан чыга алмас ул. Нигездә, элек телевизор колы булганнар коллыкларын интернетта дәвам иттерә…

Белгеч фикере

Вәсилә Шәмсевәлиева, психолог:

– Бүген интернетсыз дөньяны күз алдына китерү кыен. Аның уңай яклары бик күп. Ә инде чынбарлыкны кабул итәргә теләмәгән яки кабул итә алмаган кешеләр виртуаль тормышка чума, тормышындагы ниндидер вакыйгалардан шунда кача. Андый чакта кеше интернет-бәйлелеккә кенә түгел, теләсә нинди бәйлелеккә каршы тора алмый башлый. Начар гадәтләр булсынмы, нинди дә булса секталармы, башкасымы – психика өчен нинди бәйлелек булуы мөһим түгел. Качарга гына кирәк. Ә инде кеше үз өстендә эшли, мондый нәрсәләргә каршы тора ала икән, реаль тормышны виртуальдән аера ала икән, ул качып утырмаячак. Интернетны үз файдасына куллана белгән кешеләр өчен аның бер зыяны да юк.

Бу кызык!

– Интернет нибары 5 ел эчендә 50 млн кулланучы туплаган. Чагыштыру өчен, радиотапшырулар индустриясенә моның өчен – 38, телевидениегә 13 ел вакыт кирәк булган.

– Кытай, Көньяк Корея һәм тагын берничә илдә интернетка бәйлелектән дәвалый торган махсус клиникалар бар икән. Төрле чыганаклардан күренгәнчә, хәзерге вакытта интернет кулланучыларның якынча 6 проценты мондый бәйлелектән интегә. Әлеге «авыру» күбесенчә 15–35 яшьлекләр арасында күзәтелә.

– Кешеләр көненә якынча 247 млрд электрон хат җибәрә.

– Төньяк Кореяда интернеттан бары хөкүмәт вәкилләре һәм хәрбиләр генә файдалана ала. Мондый катгый чикләүләр булган бердәнбер ил ул.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү