«ВТ»ның махсус проекты — МИЛЛИ АККОРД | Думбра турында

«Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең традицион уен кораллары белән таныштыра. Аның чираттагы чыгарылышын ДУМБРАга багышлыйбыз. Әлеге уен коралының күп кенә төрки халыклар арасында киң таралуы билгеле. Бүген без аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшербез.

Халык уен коралларының язмышында үз телебездә җырланган бишек җырларының да өлеше бар. Танылган агач остасы, төрле уен кораллары ясаучы Җәлил Вилданов шулай ди. Биектау районының Коркачык авылында үз остаханәсен булдырып, агачтан ниләр генә ясамый ул. Без исә, оста янына кунакка барып, думбра ясау серләрен белештек, әлеге уен коралының язмышы хакында әңгәмә кордык.

– Җәлил абый, сезне күпләр агачтан төрле җиһазлар ясаучы буларак белә. Думбралар һәм, гомумән, уен кораллары ясау белән ничә еллап шөгыльләнәсез инде?

– Мактанырлык «стаж»ым юк әле. Гомумән, бу юнәлештә эшләргә өч еллап элек улым этәрде. Бугаз җырлавы белән мавыга ул. Мин аңа думбра ясап бирдем. Ярыйсы гына килеп чыккач, кызык булып китте, өйрәнүләремне, эзләнүләремне дәвам иттем. Думбра ясауның төрле ысулларын сынап карадым, үземнең ысулларымны уйлап таптым. Әйтик, думбраны ат тиресе тарттырып ясап карадым. Моңарчы мондый технологияне кулланган кеше юк иде әле. Гомумән, мине шушы юлга кертеп җибәргәне өчен улыма бик рәхмәтле мин. Ул әйтмәсә, әле дә сандыклар белән утырыр идем. Күпме иҗади ачышлар ясадым һәм әле дә ясап торам. Өстәвенә инструмент ясаганда да аның өлеше бик зур. Думбраны лаклау, кылларын тарттыру – аның өстендә.

– Ә думбра ясауның нечкәлекләрен кемнән өйрәндегез?

– Кулыма думбра алып, аны яхшылап карадым да, калганын төрле чыганаклардан өйрәндем. Мин белгәннәр барысы да интернетта бар. Теләгән һәм сәләте булган һәркем өйрәнә ала. Билгеле, эшләү рәтен читтән карасам, технологиясен үзем уйлап чыгарам.

– Думбра сорап килүчеләр күпме? Гомумән, думбрачылар бармы бүген?

– Бик сирәк. Саный башласаң, кулдагы бармаклар да җитә. Татарстанда думбра турында ишетеп белмәүчеләр дә шактый ул. Бездә бит телевизорны ачсаң, гармун йә классик уен коралларында уйныйлар. Әйе, этник фестивальләр уза, ниндидер чараларда, ябык күргәзмәләрдә катнашабыз, ләкин аны халык күрми кала бит. Ә бүген аңа нәкъ менә борынгы уен коралларының тавышы җитми. Аның аңында, канында моңа рухи ихтыяҗ бар, ул ихтыяҗны бары уятырга гына кирәк. Моның өчен борынгы уен коралларын сәхнәгә күтәрергә, телевидение һәм башка чаралар аша халыкка ишеттерергә кирәк. Әйтик, ни өчен Сабан туйларында гармун тавышы гына ишетелә? Узган елның җәендә Казанда «Культурный код» дигән чара узды. Бер атна дәвамында узган ярминкәдә без дә катнаштык. Шунда шактый гына кеше, мин ясаган уен коралларын күреп, алар белән кызыксынды. Әлеге дә баягы думбраның төрки халыклар, шул исәптән, татарлар арасында киң таралганын белгәч, шаккатучылар да күп булды. «Ничек оныттырганнар моны?» – дип аптырады кайберәүләр. Безгә, иң элек, менә шундый кешеләрне киметергә иде. Шуннан соң уйнарга өйрәнергә теләүчеләр дә артыр.

– Ә сезнең кебек думбра ясаучылар бармы әле тагын?

– Дөресен әйтәм, мин булганнарын да белмәскә мөмкин. Шәхсән күргәнем булмаса да, Әлмәттә бер оста бар дип беләм. Башкортстанда яшәүче бер оста белән таныш мин.

Узган ел Әлмәттә узган «Каракүз» этнофестиваленә Казахстаннан думбра ясау осталары, думбрачылар килгән иде. Билгеле булганча, анда бу уен коралы бик киң таралган, әле дә популяр. Ләкин шунысы мөһим: казахлар, дөресрәге, тарихны яхшы белгән казахлар думбраны үзләренең уен коралы, дип атамый, ә төрки халыкларыныкы, ди.

– Соңгы арада гореф-гадәтләр, милли традицияләргә карата игътибар артты. Сез моны сизәсезме?

– Дәүләт игътибары турында әйтүеңдер инде. Сизелә ул, ярдәм дә бөтенләй күрсәтелми, дип әйтеп булмый. Үзе башкарган эшнең әһәмиятен аңлатып, тиешле программасын төзегән кешеләр бу ярдәмне грантлар рәвешендә ала. Дөресен әйткәндә, милли җанлы меценатлар ярдәме дә комачауламас иде. Кызганыч, андыйлар бик аз хәзер, гәрчә элек бу гадәти хәл булса да. Гомумән, безгә барыбызга да бер хакыйкатьне аңларга кирәк. Безнең буын милли уен коралларын саклауга ниндидер өлеш кертмәсә, балаларыбызга биреп калдыра алмаса,  алар бөтенләй югалачак. Нәтиҗәдә татар мәдәниятенең бер бик зур өлеше юкка чыга дигән сүз. Моны күз алдына китерү дә йөрәкне әрнетә.

Татар моңсыз тора алмаган һәм тора алмаячак та.

– Думбра ясау – керемле кәсепме?

– Әлегә юк. Әйткәнемчә, башта думбраны халыкка кайтарырга, бу уен коралында уйнаучыларны, шуннан уйнарга өйрәтүчеләрне арттырырга кирәк. Шуннан соң думбра алучылар да артачак. Сатып алучылар артса, бәясе дә төшәчәк. Әлегә думбраның бәясе 100–200 мең сум тирәсе. Думбра гына түгел, гомумән, уен коралларының бәясен «көйләү» өчен аларны зур масштабларда җитештерергә кирәк.

– Думбраның язмышы кем кулында?

– Халык кулында. Бу очракта киңрәк фикерләргә кирәк. «Европалаштыру» чорында без үзебезнең татар булуыбызны онытмаска, татарлыгыбызны югалтмаска тиеш. Балаларыбызны «баю-бай» дип түгел, «әлли-бәлли» дип йоклата башласак та буладыр. Аларның аңына шул чакта ук сеңә башлый барысы да. Эшләмәслек эшләр түгел, думбраның да, милләтнең дә язмышы үзебездән тора.

Думбра

Думбра – Урта Идел җирлегендә яшәгән барлык этник төркемнәрнең сәнгатендә күп гасырлар буена лаеклы урын алган музыка коралы. Думбра иң борынгы уен коралларының берсе булып санала, әмма XIX йөз уртасында татар сәнгатендә кулланыштан төшеп кала. Хәзерге көндә аңа карата кызыксыну артты, ул кулланышка кайта башлады.

Думбраны өйрәнүгә мөһим өлеш керткән хезмәтләр арасында бу уен коралларының схемалары сызылган кулъязма нөсхә бар. Ул күренекле фикер иясе һәм дин әһеле Таҗетдин Ялчыгол (1769–1839) сызымы. Бу кулъязманы мәшһүр татар археографы Альберт Фәтхи Татарстанның Сарман районыннан табылып алып кайта. Корал сызымы аңлатмасы гарәп телендә язылган.

Урта Идел буенда яшәүче халыкларның музыкаль мирасы ХIХ гасырның икенче яртысыннан соң гармун белән көйләүгә җайлаша башлый, әмма борынгы этник көйләрне думбрада башкару алымнары да бөтенләй үк юкка чыкмый. Хәзер исә кыл-кубыз, гөслә, шулай ук  думбрада уйнау сәнгате дә камилләшә башлады.

Тамашачы думбрачылык сәнгате белән кызыксына. Әлеге кызыксынуны югалтмас өчен бу коралда элекке заманда башкарылган әсәрләрне, дастан, тарихи бәетләрне барлау, думбра репертуарын булдыру, милли музыкаль тамырларны саклаган көйләрне табып өйрәнү кирәк.

Тагын бер мөһим мәсьәлә: күпләп думбралар ясау һәм халыкка җиткерү эшен җайга салу. Һәм, әлбәттә, башкарылган мондый эш нәтиҗәләрен мәдәнияткә, укыту-өйрәтү процессына  кертү механизмнарын табу.

Борынгы думбра, XIX йөз уртасыннан алып Идел буендагы төрле этник төркемнәрнең: татар, чуаш, мари, удмурт, русларның музыкаль көнкүрешләреннән акрынлап югалып, төшеп калган корал. Мәсәлән, борынгы думбра җәдитчелек заманында татар мәдәниятенең гамәлдәге уен кораллары исемлегенә керми кала һәм гамәлдән чыга. Русларның борынгы думбрасы урынына өч тимер кыл тарттырылган балалайка килә. Шундый ук алмашыну күренеше чуаш, мари, удмуртларда да күзәтелә. Башка кадим күренешләр белән бергә борынгы думбра фәкать тарихи мирас статусына ия булып кала.

ХХ йөз азагында татар, башкорт, нугай, чуаш, удмурт, мари, мордва, рус мәдәниятләрендә борынгы думбра коралына игътибар көчәйде, традицион фольклор стилендә иҗат итүче ялгыз башкаручылар да, заманча ансамбль формалары белән эшләүче белгечләр дә активлашты.

Себер төбәге татарлары фольклорында да думбра турында бай фактик материаллар бар. Аларны Себер музыкантлары актив куллана башлады. Моңа мисал итеп Төмән районы Чикча авылы мәдәният һәм ял үзәге каршында оештырылган «Шытыр-шатыр» фольклор-этнография коллективы иҗатын күрсәтергә мөмкин.

Урта Идел татарларының думбрасын музыкаль фән һәм фәнни-педагогик яктан өйрәнү, тергезү эше, 1980 нче елларда, думбраны югалтканнан соң йөз илле ел чамасы үтеп киткәч, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында башланып китте. Татар көйләрен башкаруны максат итеп куйган думбрачылар ансамбле  дә беренче тапкыр 1986 елда шушы институтта  төзелде. Шул ук елларда реконструкция, думбраларны кулдан ясау тәҗрибәсе дә башланды. Музыка коралларын ясаучы, ансамбльне оештыручы институтның фәнни хезмәткәре Геннадий Макаров булды.

Реконструкцияләнгән татар думбрасын гамәлгә кертү эшендәге тагын бер этап турында әйтү кирәк. Әлеге ансамбль җитәкчесе кулдан ясаган беренче думбра үрнәген «Сорнай» фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйлаҗевка тапшырганнан соң думбра сәнгате яңа сулыш алды. Ансамбльдә думбралар куллану офыгы тагын да киңәйде һәм ныгыды. Думбра сәнгатен пропагандалауда һәм музыкаль-педагогик тәҗрибә туплауда 1991–1995 елларда Казан шәһәренең 13 номерлы татар гимназиясендә төзелгән махсус думбрачылар ансамбле дә шактый зур өлешен кертте.

Думбрачылар белән эшләү юнәлеше Казан дәүләт консерваториясендә, Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗаты сараенда «Ак калфак», «Бәрмәнчек», «Җомга көн»  ансамбльләрендә һ.б. коллективларда да актив кулланыла башлады.

Алдагы көндә квалификацияле башкаручылар әзерләү һәм халык көйләрен, композиторлар әсәрләренең концерт вариантларын думбра белән башкару өчен яза алырлык иҗатчы-авторларны формалаштыру буенча да Казан консерваториясендә эш алып барыла.

Геннадий Макаров

Казахлар аша татарга

Алдагы әңгәмәдә думбраны халыкка кайтару юллары турында сөйләшә башлаган идек инде. «Риваять» этно төркеме җитәкчесе Руслан Габитовның да бу мәсьәләгә карата фикер-тәкъдимнәре бар.

Татарстанда думбрада уйный белүчеләр юк дәрәҗәсендә. Моның сәбәбен музыкант болай дип аңлата:

– Безнең думбрада уйнау традицияләре бик күптән – моннан 150–200 ел элек үк өзелгән. Шуңа өстәп, совет чорындагы милли мәдәнияткә карата мөнәсәбәт тә йогынты ясый. Ләкин бүген бар да башкача. Киресенчә, милли мәсьәләләргә карата игътибар арткан чорда яшибез. Мөмкинлекләр җитәрлек, – диде ул.

Аның фикеренчә, өзелгән традицияләрне яңарту өчен думбра мәктәбе булдырырга кирәк.

– Моның өчен тәҗрибәбез генә җитми. Безнең уйнау дәрәҗәсен «урамча» дип бәяләргә була. Моны ничек хәл итәргә? Күрше төрки халыклардан өйрәнергә мөмкин. Әйтик, казахлардан. Алардагы думбрага карата мөнәсәбәтнең нинди булуы билгеле инде. Казахлардан өйрәнеп, ул белемнәрне үзебезгә яраклаштыра алабыз. Аларда бит – дала. Ә бездә шәһәр культурасы өстенлек итә. Шулай итеп, икенче этап – мәдәниятебезгә яраклаштырып, билгеле бер база булдыру. Ягъни ноталар һәм башка теоретик материаллар, – дип аңлатты Руслан Габитов.

Бу юнәлештә икенче як та бар бит әле. Ул да булса – осталар.

– Осталар аз, әмма бар. Ләкин булганнары да эзләнү юнәлешендә. Шуңа да осталар өчен дә билгеле бер калып булдырырга кирәк. Татар думбрасы икәне күренеп һәм ишетелеп торырлык булсын. Әйтик, элеккеге сызымнардан татар думбрасының элмәге булу билгеле. Башка үзенчәлекләр дә булырга мөмкин, – ди әңгәмәдәшебез.

Шуннан соң инде думбрада уйный белүчеләрнең санын арттыруны кайгыртырга була. Бу очракта музыкаль мәктәпләр белән эшләү – иң үтемле чараларның берсе.

– Әйтик, без ­– «Риваять» төркеме «Моң сандыгы» проекты кысасында районнарга чыгып, төрле мәктәпләрдә, балалар бакчаларында дәрес-концертлар оештырабыз. Балаларның кызыксынуы күзләреннән үк күренә. Ахырдан, килеп, «Минем дә думбрада уйныйсы килә, иртәгә үк музыкаль мәктәпкә язылам», – диючеләре дә очрый, – дип сөйләде Руслан Габитов.

Моңа өстәп, теле- һәм радиотапшыруларда, төрле концертларда думбра тавышы ешрак ишетелсә, халык, һич югы, мондый уен коралының барлыгын белер иде, ди ул.

– Милли үзаң дәрәҗәсе, халыкта кызыксыну арта башлады. Әмма боз кузгалды гына әле. Иркенәергә бик иртә. Бу өлкәдә актив эшләвебезне дәвам итсәк, бәлки, 10–15 елдан гомумхалык кызыксынуы да барлыкка килер иде. Әмма бу  энтузиастлар гына башкарып чыгарлык эш түгел…

 

 

 


Фикер өстәү