Юдино бистәсендә яңа туган ике сабыйның мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Билгеле булганча, Тимер юлчылар урамы янындагы агачлык яныннан узып баручы ир-ат пластик тартмаларга салынган ике сабый мәете тапкан. Беренче мәгълүматлар буенча, балалар вакытыннан алда, җитлекмичә туган.
Хокук саклау органнары вәкилләре әлегә рәсми аңлатмалар бирми.