Данир Сабиров күңелсез хәбәрен җиткерде: «Бу атнада концертыма килергә тиеш инде…»

Пародист, җырчы Данир Сабировның бер концертын да калдырмыйча йөрүче тугры тамашачысы юл һәлакәтендә үлгән. Кайгылы хәбәр турында Данир социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән.

«Тамашачым юл казасында һәлак булган. Тугры тамашачым…

Уфадан, Римма исемле тамашачым. Уфада берничә көн карый иде тамашамны, аннары Чаллыга килә… Казанга да килә иде. Бу атнада да ул Сургуттагы концертыма килергә тиеш иде.

Матур «смс»ларыгыз белән мине канатландырып торганыгыз өчен рәхмәт. Бик жәл, Римма апа. Урыныгыз оҗмахта булсын. Якыннарыгызның авыр кайгысын уртаклашам», – дип язган Данир.

 

 


Фикер өстәү