Татарстанда «Крокус»та һәлак булучылар истәлегенә мемориаллар оештырыла

Терракт нәтиҗәсендә һәлак булучылар истәлегенә мемориаллар Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Менделеевск шәһәрләрендә оештырылды. Анда халык чәчәкләр китерә, хәтер шәмнәре куя. 

Яшел Үзәндә «Мин сине яратам, Яшел Үзән» дигән язу янында инде кичәдән бирле халык чәчәк сала һәм уенчыклар китерә.

«Бөтен шәһәребез белән кайгырабыз. Фаҗигадә һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашам. Без сезнең белән», – диде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев та үзенең «Телеграм» каналында «Крокус Сити Холл»да булган фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашты. «Якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам», – ди ул.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашу хәбәрен урнаштырды.

«Бу фаҗигадә һәлак булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашам һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк тернәкләнүен телим. Бу авыр вакытта Әлмәт халкы мәскәүлеләр һәм Россиянең барлык халкы белән», – дип язган ул.


Фикер өстәү