Махсус хәрби операциядән ялга кайткан спецназ полковнигы “Крокус”та һәлак булган

Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш разведка идарәсе спецназ полковнигы Тимур Мясников “Крокус Сити Холл”да террорчылар кулыннан һәлак булган. Хәрби, Украинадан чираттагы ялга кайтып, гаиләсе белән концертка барган… Бу хакта “Коммерсантъ” “Россия офицерлары оешмасының Самарадагы бүлеге башлыгы Артур Маливанчукның “ВКонтакте”дагы, шулай ук Суворов училищеларын тәмамлаучыларның телеграм-каналындагы хәбәренә таянып яза.
“Ул берничә көн элегрәк ялга Мәскәүгә гаиләсе янына кайткан. Хатыны Полина һәм улы Руслан белән “Крокус”тагы концертка барган. Бандитлар көтмәгәндә килеп чыккан. Тимур хатынын һәм улын читкәрәк этеп җибәрергә өлгергән, ә үзе ут эчендә калган”, – дип язган Артур Маливанчук.
Өч пулядан яраланган полковникны госпитальгә китергәннәр. Табиблар берничә көн аның гомерен саклап калу өчен көрәшкән. Полковник белән хушлашу бүген – 29 мартта булган.
Тимур Мясников Косово һәм Таҗикстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Соңгы ике елда Украинада махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән.
Сүз уңаеннан, “Крокус Сити Холл”дагы террорлык актында һәлак булучылар арасында шулай ук “Мисс Тверь-2001” титулына ия булган Екатерина Новоселова, Люберцы шәһәренең Юл хуҗалыгы һәм юл инфрастуктурасын үстерү идарәсе башлыгы Олег Шиховцев, “Лиза Алерт” эзләү төркеменең Ульяновс өлкәсендәге бүлеге әгъзалары Олег Павловский һәм Татьяна Абдулованың булуы ачыкланган.
Соңгы мәгълүматларга караганда, терактта барлыгы 143 һәлак булган. Әлегә 120сенең кем икәнлеге ачыкланган.


Фикер өстәү