Айрат Фәррахов: «Бер генә чит ил машинасының исе дә безнең «Жигули»ныкы кебек түгел»

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов парламентчыларның үзебездә җитештерелгән автомобильләрдән файдалануга бәйле бурычны ничегрәк үтәүләрен аңлаткан. Бу хакта ул Дәүләт Советының 52 нче утырышында сөйләп үткән.

“Үземнән чыгып әйтә алам: каядыр самолетта очсам, аэропорттан машина белән килеп алуларын сорыйм. “Форд Мондео” да килә, “Жигули” да. “Жигули – әйбәт машина. Бер генә чит ил машинасының исе дә безнең “Жигули”ныкы кебек түгел”, – дип белдергән ул.
Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов Айрат Фәрраховка дәүләт хезмәткәрләренә үзебездә җитештерелгән машиналардан файдалану бурычы куелуга бәйле сорау биргән. Ул узган елның 20 октябрендә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бу җәһәттән тәкъдимнәр бастырып чыгаруын искә төшергән.
“Исемлектә машиналар күп, һәм аларның барысы да әйбәт. Тәкъдимнәр быел 1 гыйнвардан гамәлдә. Бу җәһәттән сезгә шундый сорау: Дәүләт Думасы депутатларының әлеге тәкъдимнәрне үтәве буенча сездә ниндидер статистика бармы?” – дип кызыксынган Татарстан депутаты.
Фәррахов сүзләренә караганда, Дәүләт Думасы Советы Президент Владимир Путинның әлеге мәсьәлә буенча куйган бурычын раслаган. “Советта Мәскәүдә файдаланыла торган автомобильләр буенча бердәм карар кабул ителде, аны үтәү контрольдә тотыла. Министрлык раслаган исемлеккә кертелмәгән автомобильләр башка сатып алынмаячак”, – дип басым ясап әйткән ул.
Депутат әйтүенчә, исемлеккә 8ләп модель кергән.


Фикер өстәү