Марат Кәбиров: «Бала караган шикелле яшибез инде шулай»

– Ярамый! – дип тыярга тырышам, тик ул уйлап та бирми, мин тагын бер кабатлыйм. Ә ул икенче җиргә үрелә, анысы да ярый торган түгел.

Гел ярамаган нәрсәләрне генә карап тора. Бу кечкенә сабыйларның күзләре бүтән төрлерәк күрәме, башлары үзенчә эшлиме икән, кайда нәрсә аркылы ята – шуңа ябышалар, нәрсәгә тияргә кирәкми – шунда үреләләр. Бер мизгелгә дә күздән яздырмыйча, артларыннан каравыллап кына йөрергә туры килә.

– Һай! – дип дәртләнеп чаптырып китә ул һәм газ плитәсендә кайнап утырган кәстрүлгә үрелергә итә. Мин йөгереп килеп кулыннан тотам. Ә ул тыңламый, кулын тартып алырга итә, булдыра алмагач, икенче кулын суза. Аңлап торам инде, дөнья белән танышасы килә аның. Барысын да тотып карыйсы килә. Үзе теләгәнчә яшисе килә. Мин бәласеннән баш-аяк дип читкәрәк алып китәм, ул икенче мизгелдә стена янына килеп, обойның тырнак очы кадәр генә кайтарылып торган җирен тарткалый башлый.

– Я-ра-мый, – дим, аны читкәрәк алып. – Уенчыкларың да җитәрлек бит инде, уйна шулар белән.

Тик ул аларга борылып та карамый, ваннага йөгереп китә һәм кранны ачып җибәрә. Су чәчри, ә ул, шатланып, читкә сикерә. Аннан соң сөлге алып юешләнгән киемнәрен сөртә дә, аны идәнгә ыргытып, ары чаба.

– Урынына куярга кирәк.

Ул кире борылып килә. Сөлгегә иелә. Һәм бик эшлекле кыяфәт белән идәнне ышкый башлый. Идән юганны күргәне бар, бу да шулай итә. Аннан соң үзенең зурлар эшен булдыра алуына сөенеп, сөлгене мунчалалар тора торган җиргә илтеп ташлый да кран янына килеп кулларын юа. Ул кулын юганда тирә-яктагы бөтен нәрсә юыла…

Күздән яздырырга ярамый. Аз гына ирек куйсаң, ул әллә нәрсәләр китереп чыгарырга мөмкин. Үзен дә имгәтергә, бүтән нәрсәләргә дә зарар салырга. Бер мәлне азга гына ялгызын калдырып торган идем, өстәлгә менеп балны түккән дә бер сынык икмәкне кораб итеп шул бал өстендә йөздереп йөртә. Үзе дә батып беткән, өстәлгә дә җәеп салган, идәнгә дә агызып төшергән. Бөтен нәрсә балдан гына тора.

Монысы ярый инде, бәла түгел. Әле ул газ плитәсен борып китәргә дә, розеткага берәр нәрсә илтеп тыгарга да күп сорамас. Шуңа гел күзәтеп, гел тыеп торырга туры килә.

– Ярамый! – Кечкенә балалы йортта иң еш кабатлана торган сүз шушы бугай.

Әле менә әнисе белән урамда йөреп керергә чыгып киттеләр дә бераз тынычланып калдым. Сабыйларга ачуланып булмый. Мин үзем дә кечкенә вакытта бик тынгысыз булганмын дип сөйлиләр. Кемгә охшарга тиеш шулай булгач?

Тынып калган арада эшләрне бераз караштырырга кирәк. Язарга. Мин компьютер алдына килеп утырдым да темаларны барларга тотындым. Иң җанны әрнеткәненнән башларга кирәк… Тик шундук үземне кайнап торган кәстрүлгә үрелгән бала шикеллерәк тойдым. Ярамый! Үрелә белми үрелсәң, кулың гына түгел, авызың да пешәргә… әллә нәрсәләрең пешәргә мөмкин, кыскасы. Ә күңел, сабый бала сыман, әле ул темага, әле монысына үрелә… Күңелнең күзе бүтән төрлерәк микән, ул гел иң кирәкмәгән нәрсәләрне күрә, гел шунда үрелә, әллә нинди ярамаган әйберләрне казып чыгара… Ә мин тыям… Тыярга кирәк. Ярамый. Ярамау ул куркудан гына түгел, җаваплылык тойгысыннан да хасил була – кайбер сүзләрне әйтергә иртәрәк, кайсылары авыр ишетелергә мөмкин. Күп бит инде…

Без никадәр генә зур үссәк тә, сабыйлыгыбыз беркая да китми икән. Ул бездә яши. Гел ярамаган гамәлләр кылырга атлыгып тора. Ә өлкәнлегебез шуны тыеп тота. Бала караган шикелле яшибез инде шулай.

 


Фикер өстәү