Армиядә хезмәт итү вакыты үзгәрәме?

Быел язгы чакырылышта армиягә чакырылачак егетләр яңа төбәкләрдә хезмәт итмәячәк. Шулай ук махсус хәрби операциядә дә катнашмаячак. Хезмәт итү срогы, элеккечә үк – 12 ай. Россия Кораллы көчләре Генераль штабының баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Цымлянский шулай дип белдергән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да Россия территориясендә хезмәт итәчәк. Алар Кораллы көчләрнең яңа төбәкләрдәге подразделениеләренә яисә махсус хәрби операция бурычларын үтәүгә җибәрелмәячәк”, – дигән ул.
Цымлянский әйтүенчә, ягы чакырылыш барлык төбәкләрдә 1 апрельдән башлана. Ә инде егетләрне җыю пунктларыннан озату – 15 апрельдән.
Исегезгә төшерәбез: узган атнада Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картополов кисәтеп әйткәнчә, быел язгы чакырылышта электрон повесткалар тест режимында җибәреләчәк. Аның сүзләренә караганда, хәрби бурычлыларның бердәм реестры гамәлгә кертелгәнче, кәгазь повестка төп документ булып торачак.
Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быелдан, беренче тапкыр буларак, армиягә 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр чакырылачак. 2024 елдан повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән өчен штраф күләме 30 мең сумга кадәр арткан. Ә медицина комиссиясе узудан качып йөрүчеләргә – 25 мең сумга кадәр.
Яңа закон нигезендә, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле кеше яшәү урыныннан каядыр китүе яисә гаилә хәленең, уку урынының үзгәрүе турында хәбәр итмәсә, аны 15 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр.


Фикер өстәү