Марат Кәбиров «ярамаганны» эшләргә өйрәтә: «Пыяла кулъяулык эчендә кала…»

Адәм баласы кызык бит инде ул. «Ярамый» диелгән нәрсәләрне гел эшләп карарга тырыша. Үзем дә адәм баласы инде мин. Ярамаган ризык татлырак, ярамаган гамәл кызыклырак, ярамаган ярлар сөйкемлерәк булып тоела. Ризыгын гына алыйк инде. Менә аның сиңа ярамаганын белмәсәң, борылып та карамыйсың. Кирәкми ул сиңа, бар ни, юк ни – барыбер. Хәтта ач вакытыңда да андый нәрсәгә якын килмәскә мөмкинсең. Ләкин шул ризыкны сиңа ашарга ярамаганын белеп калсаңмы! Аннан да тәмлерәк нәрсә юктыр шикелле тоела башлый. Тик әле мин башка нәрсә турында сөйлим.

Менә миңа да алай эшләргә ярамый иде. Шулай дип әйттеләр дә инде: «Мондый шаяруны сәхнәгә чыгарырга ярамый», – диделәр. Ярый, алай икән, дип тукталып калгандыр дип уйлыйсызмы? Юк! Белмәгән кеше өчен инде монысы: мин күп еллар буена күренекле артистларның концертларын алып баручы конферансье дип аталган тел бистәсе булып эшләдем, кайчагында үзем дә юмористик концертлар оештырдым. Менә шундый концертларның берсендә теге «ярамый»ны бозып: «Кешенең кулыннан килмәгән эшләр була. Менә әгәр сез авызыгызга лампочка кабасыз икән, аны берничек тә чыгара алмаячаксыз. Әгәр чыгара аласыз икән, бүгенге концерт акчасын сезгә бирәм», – дип ычкындырдым. Һәм моның бары тик шаяру гына икәнен кисәттем. Берүк алай эшли күрмәгез, беркайчан да авызга лампочка кабарга ярамый! Ярамый! Зал аңлады, шаяру икәнен белеп итагать саклау өчен генә көлешеп алдылар. Көлдерүгә исәпләнгән түгел, бер темадан икенчесенә күчүне җайлаган җөмлә генә иде бу. Булды да үтте. Яхшы бөтенесе дә. Ләкин…

Берничә минутка сәхнәдән чыгып торган арада иҗатташларымның берсе шелтәләп куйды: «Бүгенге тамаша акчасын аларга биреп бетерсәң, без бушка эшлибезмени?» Юморны аңламый торганрак егет инде. Юмор аңламаган кешеләрдән дә яхшырак көлдерә белүче юк бугай бу дөньяда. Мин аның җитди йөзенә карап кычкырып көлеп җибәрдем дә күтәренке кәеф белән кабат сәхнәгә чыгып киттем. Мин акчасыз калудан курыкмый идем.

Лампочка авызга җиңел керә ул, рәвеше дә шундый, груша сыманрак – сөзәк кенә күтәрелеп китә. Хикмәте анда гына түгел әле, йөз мускуллары башта йомшарган була, сыгылмалы. Шуңа күрә, авызыңны күпме зур итеп ачарга телисең, шулкадәр ачасың. Табигый мөмкинлекләреңә карап, әлбәттә. Ләкин авызыңа лампочка кергәч, мускулларда киеренкелек арта, алар кысыла башлый. Моңа табигатьтән бирелгән инстинкт та кушыла – авызыңа ризык капкансың икән, ул ябылырга тиеш. Шул рәвешле, йөздәге мускуллар авызны ябу өчен тартыша башлый. Ә ул ябылып бетми. Лампочка ирек бирми. Киеренкелек арта. Кеше аптырауга кала: ныграк тартасың икән аның нәзек пыяласы ватылырга мөмкин, ә аз гына тартуның файдасы юк.

Мондый очракта башта тынычланырга кирәк, игътибарыңны башка нәрсәләргә юнәлтергә, авызыңда лампочка бар икәнен онытырга. Шул вакытта йөз мускуллары йомшара төшә һәм аны тартып чыгару җиңелләшә. Яки таза йомшак кулъяулыкны лампочка артыннан уратып тартырга. Бер сүз белән әйткәндә, авызыңдагы лампочканы кулъяулыкка төрәсең дә тартып чыгарасың. Ватылган очракта, пыяла кулъяулык эчендә кала, авызыңны яраламый.

Концерт ярыйсы гына узды. Фотога төшү, автограф кую кебек матур мәшәкатьләрдән арынып гримеркага керсәм, бүлмәдә дүрт кеше утыра. Башта мин сәерсенеп киттем, әллә ялгыш бүлмәне бутадыммы дип ишеккә карап алдым. Юк, дөрес кергәнмен. Шунда тегеләр барысы берьюлы башларын күтәреп миңа төбәлде. Һәм мин көтелмәгән хәлдән катып калдым. Арка үзәге буйлап салкын йөгереп узды. Үземне бөтенләй башка дөньяга, бүтән төрле кешеләр арасына эләккәндәй хис иттем. Узды инде бу дулкын бераздан. Тик мин барыбер әйтерлек сүз тапмадым. Кызганыч та булып китте, көләсе дә килде.

Дүртесенең дә авызында лампочка иде.

Марат Кәбиров

Фото: uznamania.ru


Фикер өстәү