Тәслимә ханым улы Наил Мәһдиев турында: «Дәүләт эшендә эшләсә дә, төннәрен килеп булышты»

Бөгелмәдә яшәүче 88 яшьлек Тәслимә Мәһдиева, яратып, иренә әнә шулай дип дәшкән. Бәхетле никахта 29 ел бергә яши алар. Парлы гомерләре күпләргә үрнәк була. Гамбәр абый сөйгәненә авыр сүз әйтү түгел, хәтта бер чиләк су да күтәртми. Еллар узгач, үзен авыру аяктан еккач, Тәслимә апа ирен кадерләп яшәтә.

– Без сугыштан соңгы авыр елларга эләктек. Акча юк, ничек тә яшәргә кирәк. Мәктәпне бетергәч, газ счетчикларын тикшерүче булып эшкә урнаштым. Бервакыт утларны тикшереп йөргәндә, мине булачак килендәшләрем күреп калган. Алар ирләренең энеләренә минем хакта әйткән. Шуннан соң Гамбәр мине эзләп тапты. Бер-беребезне ошаттык без. Бәхетебезне түгәрәкләп, башта улым Равил, аннары Наил туды, – дип искә ала Тәслимә апа. – Гамбәр мине бик хөрмәт итеп яшәде. Ир-атлардагы барлык яхшы сыйфатларга ия иде ул. Бакчабызда бер генә эшне дә эшләтмәде. «Синең эшең өйдә», – дип кенә әйтә иде.

Тәслимә апа ире турында бик яратып, озак итеп сөйли. Бергә яшәгән чакларын сагына ул. 29 ел бергә яшәүнең 13 елын ире урында гына ятса да, газизен бик юксына Тәслимә апа. Бай булмадык, рәхәт яшәдек, ди ул.

– Ул чакта тормыш җиңел булмады. Ирем белән өйләнешкәндә аның урта мәктәп белеме юк иде. Кече улым тугач, ул кичке мәктәпкә укырга керде. Аннан соң югары белем алды. Тормышыбыз түгәрәкләнгән кебек иде. Эше дә бар, акчасын да яхшы түли башладылар. Тик язмышның планнары башка булган икән. Гамбәр абыең авырып китте. Аның аркасында шеш барлыгын әйттеләр. Ул урынга калды. Ярдәм итмәсме дип, катлаулы операция дә ясадылар. Тик булмады. Шул операциядән соң иремнең ике ел куллары тотмады. Мин ул чакта бухгалтер булып эшли идем. Эшемне ташларга туры килде. Иремне бер дә авырсынмыйча, кадерләп карадым, – дип сөйли Тәслимә апа.

Язмыш аларны аерганда Гамбәр абыйга – 64, Тәслимә апага 59 яшь була. Ирен җирләгәч, ул яңадан эшкә урнаша. Пенсиягә чыгар өчен җитмәгән хезмәт елларын әнә шулай  тутыра.

Тәслимә апа уллары һәм аларның гаиләләре хакында яратып сөйли. Алар улларын кечкенәдән эшләтеп үстерәләр. 6 нчы сыйныфта укыганда, берсен – он тарту заводына, икенчесен йөкче итеп эшкә урнаштыралар. Егетләр эштән курыкмый. Әти-әнисенә ярдәмче булалар. Шөкер, хәзер дә әниләре өчен өзелеп торалар икән.

– Олы улым Равил гаиләсе белән Бөгелмәдә яши. Наилемне беләсездер инде. Әтисенең 30 яше көнне тапкан идем мин аны. Шул вакыттан 63 ел узып та киткән. Наил гомер буе җитәкче урыннарда эшләде. Чаллыга мэр итеп куйгач та, ничекләр эшләр инде балам, дигән идем. Зур шәһәрне җитәкләү җиңел эш түгел бит. Аны билгеләгәч, шунда барып, шәһәрне карадым. Аллаһы Тәгаләдән балама ярдәм итүен сорадым, – ди Тәслимә апа. – Шунда бер вакыйга исемә төште. Бервакыт мин эшкә барам. Алдымда шәһәр җитәкчебезнең әнисе атлый. Артыннан барганда, вәт бәхетле ана, улың шәһәр белән идарә  итсен әле, дим. Күңелдәге теләкнең еллар узгач кабул булганын белми дә калдым. Шуңа да мин һәрвакыт изге теләктә.

Тәслимә апа киленнәре турында бик яратып сөйли. Икесен дә үз итә.  Ни  генә булса да, килен яклы ул. Ике улын да кечкенәдән ашарга пешерергә, өй җыештырырга өйрәтә ул. Туйда исә: «Улларым ашарга пешерә белә. Хатын-кыз эше дип тору юк. Кайсыгыз алдан кайта, шул ашарга әзерли», – дип әйтеп сала. Улларына, яхшы булыгыз, гаиләгезне саклагыз, хатыннарыгызны кадерләгез, дип киңәш бирә. Ә уллары исә әтиләрен искә аладыр, мөгаен.  Әниләренә булган мөнәсәбәтен күреп үскән бит алар. Әнә шуңа да үзләре дә әниләренең дә, гаиләләренең дә кадерен беләләр.

–  Наилемнең исеме Аллаһы Тәгалә бүләге дигәнне аңлата. Дөрес, һәр бала бүләк инде ул. Әмма минем Наилем бик ярдәмчел, кешелекле, миһербанлы, сүземне тыңлаучан булды.  Эше катлаулы булса да, яныма кайтырга вакыт таба. Аны да кызганам. Кайтып китәренә 4 сәгать кирәк. Янымда берәр сәгать кенә торса да, күпме вакытын әрәм итә, дим. Ә күрешәсе килә. Бик сагынам. Әле менә әллә кышка Чаллыга күченеп торасы инде дим. Янәшәсендәрәк буласым килә, – ди Тәслимә апа. – Тормышта авыр чаклар күп булды. Әтиләре урында ятканда, улларым ярдәм итте. Аеруча Наилем килеп җитәр иде. Дәүләт эшендә эшләсә дә, төннәрен килеп булышты. Без авырлыклар күреп, тормышта чыныгып яшәдек. Шуңа да кеше кайгысына битараф түгелбез.

Тәслимә апа биш вакыт намазын калдырмый. Гел догада.

– Иремнең авырып китүе безне тагын да берләштерде. Мин аны бик яратып яшәдем.  Чын мәхәббәт шулдыр, – ди Тәслимә апа. – Аллага шөкер, мин бүген дә бик бәхетле. Исән-саумын, һәр туган көнгә сөенәм. Дога кыла алам. Бәлки кайчак дөрес тә яшәмәгәнмендер, дөрес  тә эшләмәгәнмендер. Сынаулар тикмәгә булмаган.  Тик шулай да мин язмышыма бик рәхмәтле. Яшәү мәгънәсен, ямен тоям. Башкаларга да шуны телим. Бер-береңне аңлап, санлап, кадерләп яшәсәгез иде. Гомер тиз уза ул. Сизми дә каласың…

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү