90 да да эштән туктамаган Наил Сабиров: «Бер-береңне аңлап яшәүләре рәхәт бит»

Шәхес

Туган көне дә, башаклар тулып, иген кырларында комбайннар гөрелтесе кызган вакытларга туры килә икән Наил ага Сабировның. 34 ел буена бер колхозны җигелеп тартканда да, райкомда, профсоюзда төрле вазыйфалар башкарып, күзәтү, ярдәм итү нияте белән басуларны иңләгәндә дә, бәйрәм дип уйларга вакыты да булмагандыр, бәлки.

Хәер, хәзер дә шундый әле ул. Быел 20 августта 90 яшь тула үзенә. Эштән туктаганы юк. Улы Илһам җитәкләгән «Татнефтепродукты» оешмасында киңәшче вазыйфасын башкара. Инде күп еллар туган җире – Әтнә районындагы Дусым авылының киләчәген кайгыртып, чын күңелдән янып-көеп йөри. Юбилей алдыннан без дә Наил аганың хәл-әхвәлләрен белешеп кайтырга булдык.

Таяныч

Сугыш еллары. Яңасы җитмәгән, искесе беткән вакыт. Өйдә дүрт бала. Әтиләре – сугышта, әниләре – көн-төн фермада. Сеңлесе Кәүсәрия, илереп-илереп, ашарга сорап елый. Наил аны, әйдә, бәрәңге ашыйбыз, дип чормага алып менә. Шунда кәрзин-сандыкта китаплар ята. Ертылган битләрен кайчандыр бәрәңге сылап ябыштырганнар. Балалар шуны куптарып ашыйлар, рәхәт булып китә. Наил акбаш, балтырган, кузгалак, кәҗә сакалы җыеп кайтканда да тамаклары тук кебек тоела кыз туганнарының. Сеңлесе аякларын авырттырып, хастаханәдә ятканда, җиргә коелып калган борчакларны җыеп, болын буйлап кына яланаяк күчтәнәч итеп китергәне дә гомер буена онытылмый.

Өч кыз янында бердәнбер ир-егет булып үскән Наил барысына  да таяныч була. Әйтергә кирәк, Сабировлар нәселе, гомумән, авыл халкы өчен  зур терәк булган. Сабир бабасы тирә-якта оста мүкләүче буларак дан тоткан. Йорт салган кеше аны ярдәмгә чакырмый калмаган. Әтисе Закир 1936–1937 елларда хуҗалык рәисе булып та эшләгән. Көннәрдән беркөнне ул кулын улының җилкәсенә куя да: «Улым, мин сугышка китәм. Син минем урынга каласың», – дигән сүзләр әйтә. Беренче Бөтендөнья һәм гражданнар сугышын иңләгән әтисе монысыннан да исән-сау кайта. Әмма берничә тапкыр яралана, бик зур авырлыклар күрә. Шуңадыр, күрәсең, кырыслыгы тагын да арта төшә. Ә менә әнисе Нәсимә авылда бер сабыр кеше була. Малай әнисенә охшаган: каударланмый, юкка-барга кызып китми, сүзен дә үлчәп кенә сөйли. Әтнә мәктәбендә авылдан беренчеләрдән булып 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, укытучы итеп эшкә җибәрүләре дә шуңа бәйледер әле. Югары белемне барыбер ала ул: Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә.

Борылыш

Әмма тормыш аңа көтмәгәндә борылышлар әзерли. Егетне район комсомол комитетына эшкә чакыралар. Яшь белгеч еш кына авылларга йөри. Бервакыт шулай бер колхозда рәис кәнәфие бушый. Җитәкчеләре бертуктаусыз алышынып торган бу урынга кемне куярга да аптырыйлар. Шулчак Наилгә күзләре төшә. Баксаң, менә икән бит әзер председатель, эзләп йөрисе дә юк.

Наил аганың күңелендә иң тирән уелып калган вакыт – «Чулпан» колхозында эшләгән еллар. Эшләгән дип әйтү генә җитмәс, мөгаен, аякка бастырган, аның составына кергән авылларны торгызган, алдынгы урынга чыгарып, халыкның ышанычын яулаган еллары. Менә шул ышаныч дигәннәре зур роль уйнаган да инде рәис өчен. Шунысын да әйтергә кирәк: җитәкчеләрнең килү-китүеннән миңгерәп беткән Олы Мәңгәр, Иске Мәңгәр, Бәхтияр авыллары халкы 28 яшьлек егет кисәген рәис итеп куюга башта дәррәү каршы төшәләр. Ә 34 ел үткәч, елый-елый озаталар.

Колхоз рәисе бу ышанычны ничек яулый алган да озак еллар буена ничек буразнадан тайпылмаган? Наил ага белән шул хакта гәпләшәбез.

– Килүгә шуны аңладым: тырышып эшләү, намуслы булу гына җитми, ниндидер яңалык кертергә кирәк иде. Мин килгәндә, колхозчыларга хезмәт хакы түләү юк иде. Беренче чиратта халыкны акчалы итәргә булдым. Мөмкинлекләр әллә ни түгел иде, әлбәттә. Әмма бу бик мөһим адым булды, – диде ул, истәлекләрне барлап.

Шуннан соң рәис колхозчыларның көнкүрешен җиңеләйтү турында уйлана. Терлек асрамый булмый, әмма күкрәк киереп печән чабарлык болыннар бөтенләй юк диярлек. Җаен табып, һәр йортка прессланган печән чүмәләләре тараттыра. Яшьләр туган төбәген ташлап китмәсен өчен, ниләр генә уйлап тапмый ул. Егетләргә әйбәт: урта мәктәп каршында СПТУ филиалы ачыла, алар шунда тракторчы таныклыгы алып чыга. Кызларга да эш таба Наил Закирович: кайчандыр эшләгән артельне яңадан торгыза. Хатын-кызлар тегә, чигә, бәйли башлыйлар, хезмәтенә күрә акча да түләнә. Акрынлап рухи байлыкка да чират җитә. Мәңгәрдә мәдәният йорты салдыра, музыка мәктәбе филиалы ачтыра, баянчылар курсы оештыра. Кичләрен авыл урамнары җыр-моңга, шатлыклы авазларга күмелә. Колхоздагы бөтен торакларны яңабаштан коралар: административ бина, мәдәният йорты, мәктәп җиткерәләр. Кайчандыр латыш балалары, Мәскәүдә татарча укыган балалар ял иткән атаклы пионерлагерь яңадан торгызыла. Анысын да «Чулпан» дип исемлиләр. Наил аганың игелекле эшләреннән тагын берсе була ул. Нәтиҗәсе дә шәп: яшьләр авылда кала башлый. Шулай итеп, ышаныч кабат-кабат яулана.

Райком сүзен тыңлап, өч елга  килгән егет бу колхозда утыз елдан артык вакытка «тоткарлана». Теләгенә ирешә. «Чулпан» районда гына түгел, бөтен Татарстанда якты йолдыз булып кабына.

Чаң

Исеме мактап телләргә кергән Наил Сабировны 1985 елда Татарстан Югары Советы халык депутаты итеп сайлыйлар. Гадәттә, булганлыгы йөзенә чыккан кешене беркайда да тик тотмыйлар. Аны да табигатьне һәм тирә-як мохитне саклау комитеты рәисе итеп билгелиләр. «Колхоз рәисләре арасында мин берүзем шундый вазыйфага билгеләндем», – дип горурланып искә ала Наил абый. Горурланырлыгы да бар. Зур эшләр чорына туры килә ул. Кама Аланында атом электр станциясе төзергә тотынганда, нәкъ менә шушы комитет әгъзалары аның Татарстан халкы өчен зур афәт икәнлеген расладылар һәм, тизрәк төзелешне туктатыгыз, дип чаң суктылар. Без һәм киләчәк буыннар аларга зур рәхмәтебезне дә җиткерергә тиешбездер.

Туган җир

– Эштән, бәлки, китмәгән дә булыр идем әле, – ди Наил ага, ул вакытларны искә төшереп. – «Чулпан»ны өч колхозга бүлделәр. Төп сәбәбе шул булды бугай. Дөрес, яшь тә бара иде инде. Аннан районда профсоюз оешмасын җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Анда да төп эшем халык мәнфәгатен кайгырту булды.

Менә шул вакытта инде әллә кайчан күңелендә бөреләнгән хыялына бәреп чыгарга ирек бирә Наил ага. Аның туган авылы – Дусымы бар бит әле. Күреп тора: «Игенче» колхозының бер бригадасы булган авыл аерым хуҗалыкка әверелгәч, җитәкчеләр гел алышынып тора, колхоз гел артка тәгәри. Күп кенә авылларның Җир йөзеннән юкка чыга баруы болай да күңелне өшетә. Туган авылы гына андый хәлгә дучар булмасын. Үзенең көче җитмәсә, баһадирдай өч улы бар. Алар ярдәм итәрләр.

Егетләр әтиләре теләген шундук күтәреп алалар. Сабировлар ярдәме белән Дусымда ферма, гараж яңартыла, мәдәният йорты төзекләндерелә, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп яңадан төзелеп, медпункт белән бер түбә астына җыйнала. Наил аганың сыйныфташы, язучы Радик Фәизовка музей ачыла. Зират койма белән әйләндереп алына, асфальт юллар түшәлә. Авылда иман авазы да ишетелә башлый. Ил агасын хөрмәтләп, авылдашлары яңа иман йортына «Наил мәчете» дигән исем бирәләр.  Наил аганың туган авылына бүген дә юлы өзелми. Чын хуҗа булып, һәр нәрсәне барлап, карап, күз уңында тота ул.

Гаилә

Фотога төшкәндә күзәтеп торам: алмалы бакчалары Наил ага белән Ләлә апага бигрәкләр дә килешеп тора. Яшь парлардан бер дә ким түгел. «Бер-береңне аңлап, яратышып торгач, яшәүләре дә рәхәт бит», – дип, Наил абый хәләле ягына кабат-кабат күз ата.

Наилнең комсомол райкомында эшләр йөргән чаклары була. Комыргуҗа авылына килгәч, каршыдан бер чибәр кыз үтеп китә. Егетнең йөрәге урыныннан кузгалгандай була. «Кем булыр икән бу?» Яңа Җөлби авылыннан килгән китапханәче кыз, диләр аңа. Гыйшык уты әнә шулай кабына.

Басулардан кайтып кермәгән рәисне көтеп утыру Ләлә апага да җиңел бирелмәгәндер, әлбәттә.

– Наилне бер күрүдә ошаттым, – ди үзе. 61 ел эчендә авыр сүз әйтешмәдек, ызгышмадык. Бик тәртипле булды ул. Эчмәде, тартмады, колхоз эшеннән дә кайтып кермәде инде. Йорт эшләре өч малай башына төште. Аның каравы дөнья көтәргә өйрәнеп үстеләр. Әтиләре – алар өчен элек кенә түгел, хәзер дә чын үрнәк. Аның киңәшеннән, ризалыгыннан башка бер генә зур эш тә башланмый безнең нәселдә.

Югыйсә егетләр үзләре дә төшеп калганнардан түгел. Һәрберсе үз һөнәренә гашыйк. Бер гаиләдә биш атказанган алар. Наил ага – РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ләлә апа – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рөстәм Сабиров – Татарстанның атказанган нефтьчесе, Илһам Сабиров – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, төпчекләре Азат Сабиров – Татарстанның атказанган табибы. Иманым камил: бу исемлек гел арта барыр әле. Бүген Наил ага белән Ләлә апаның 7 оныгы, оныкларының тагын 7 баласы бар. Ә гаиләдәге гореф-гадәтләр шул ук: олыны – олы, кечене кече итә белү, юкка-барга вакланып йөрмәү.

Вакланып йөрмәү дигәннән, Наил ага тормышында да шактый булгандыр ул гаделсезлекләр, Ләлә апага да бик еш сабыр итәргә туры килгәндер. Балаларга да эләкми калмагандыр. Әмма ник берәрсе, шуларны искә алып, күңелен бимазалап утырсын. Монысын да Сабировлар кебек көчле рухлы кешеләр генә булдыра ала шул.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү