Айрат Фәррахов: «Тәмәке тартучыларны “мишень”гә алсак, алар качачак»

Россиядә тәмәке тартуга каршы кампания тартучылар белән көрәшүгә кайтып калмаска тиеш. Аның төп максаты тәмәке куллануны киметү булсын. Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның атказанган табибы Айрат Фәррахов шундый фикердә. “Тәмәке тартучыларны “мишень”гә алсак, алар качачак. Дәүләткә ышанычларын югалтачак. Без аларга максималь дәрәҗәдә ярдәм итәргә тиеш”, – дигән ул.

Депутат әйтүенчә, хәзерге вакытта тәмәкегә каршы алып барылучы сәясәт билгеле бер нәтиҗәләрен күрсәтте. Әмма, аның фикеренчә, тартучылар саны кимеми.

Айрат Фәррахов шулай ук парламентчыларның түбәнге палата Рәисе Вячеслав Володин һәм Дума фракцияләре башлыклары белән вейплар өчен сыекчаларны (шул исәптән никотинсыз) тыю турында закон проекты эшләнүен искә төшергән.


Фикер өстәү