Дәүләт Думасында мәктәптә телефонны тыю һәм хезмәт дәресе кертү турында закон проекты кабул ителде

Россия мәктәпләрендә телефоннан файдалану тыела. Бары тик гадәттән тыш очракларда гына аны кулга алырга мөмкин булачак.

Моннан тыш хезмәт дәресе дә мәҗбүригә әйләнә. Бүген Дәүләт Думасы “Мәгариф турында” законны өченче укылышта карап, тиешле төзәтмәләрне кабул итте. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында билгеләп үткәнчә, хәзер дәресләрдә кесә телефонын берничек тә эшкә җигеп булмаячак. Аның әйтүенчә, ата-аналар да, укытучылар да мондый яңалыкны хуплый. Вячеслав Володин фикеренчә, бу яңалык балаларның белем сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәчәк. Моннан тыш хәзер хезмәт дәресе дә мәҗбүри фәнгә әйләнә. Дәүләт Думасы Рәисе билгеләп үткәнчә, хезмәт тәрбиясе – белем бирүнең аерылгысыз өлеше.

“Баланы яшьтән үк эшкә өйрәтсәң, киләчәктә аңа бик әйбәт булачак”, – дигән ул. Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасы ноябрь аенда мәктәптә дәресләр вакытында смартфоннардан файдалануны тыю, аларны бары тик белем алу максатында гына эшкә җигү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Ягъни проектның беренче вариантында тулысынча тыю юк иде Декабрь аенда Дәүләт Думасына хәтта белем алу максатында да кесә телефонын тыю турында төзәтмә керде. Шулай итеп, киләсе елның гыйнварыннан дәресләрдә смартфоннардан файдалану тулысынча тыела.


Фикер өстәү