120 миллион тонна күләмендә ашлык җыеп алуны фаразлыйлар

Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел 120 миллион тонна күләмендә ашлык җыеп алуны күздә тота. Күрсәткеч шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алмыйча китерелгән.

Шулай ук 2023 елда  24,6 миллион тонна май культуралары, 7,176 миллион тонна бәрәңге, 5,6 миллион тонна яшелчә (кышкы теплицаларда – 1,54 миллион тонна), 1,6 миллион тонна җиләк-җимеш җыеп алу планлаштырылган.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2022 елда ашлык уңышы рекордлы күрсәткечкә – 157,7 миллион тоннага (шул исәптән 104,2 миллион тонна бодай) җиткән. Май культураларыннан 29,1 миллион тонна уңыш җыеп алынган. Гомумән, күпчелек культуралар буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешелгән. Белгечләр быел уңышның кимрәк булуын фаразлый. Министрлыкта соңгы тапкыр (узган елның декабрендә) 125-127 миллион тонна ашлык (шул исәптән 80-85 миллион тонна бодай) җыеп алу ихтималын әйткәннәр.

Үсемлекчелектән аермалы буларак, терлекчелектә җитештерү планнары – узган елгы нәтиҗәләрдән югарырак. Әйтик, терлек һәм кош-кортны – 16,4 миллион тонна (узган елда – 16,2 миллион тонна), сөтне – 33,2 миллион тонна (2022 елда – 33 миллион тонна) күләмендә җитештерү күздә тотыла.

 


Фикер өстәү