“Бишенче тапкыр да өйләнергә риза”: Ренат Харис белән тормыш иптәше Лилия бриллиант туйларын билгеләп үтте

“Шагыйрь һәм аның илһамчысы”. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән тормыш иптәше Лилия Харисованың бергә тормыш корып яши башлауларына – 60 ел! Бүген юбилярлар “Казан” гаилә үзәгендә бриллиант туйларын билгеләп үтте.  

– Бүген мин хатыныма дүртенче тапкыр өйләнәм. Беренче тапкыр моннан нәкъ 60 ел элек студент чагында, аннан соң көмеш, алтын туйда өйләндем. Хәзер менә менә бриллиант туебызны каршылыйбыз. Тагын берәр туйга барып җитәргә исәбебез бар, — дип сөйләде Ренат Харис. – 1963 елның 7 апрелендә хатынымны 15 сумга сатып алган идем.  Тора-бара аның бәясе арта гына барды. Аның кыйммәтлеге – минем өчен, минем саулыгым балаларыма, оныкларыма, хәтта ак кәгазьгә дә кирәк. Ак кәгазьгә бер генә хәреф, бер сүз төшсә дә, ул кыйммәтлегә әверелә. Минем язган әйберләрем кыйммәтлемедер, аны мин бәяләмим. Әмма аларның һәрберсенә Лилиянең йөрәк җылысы салынган. Бүгенге көнгә килеп җитүем белән гаҗәеп бәхетлемен. Безнең яхшы гаиләнең нигезе – хатыным. “Син безгә кирәк” дип эшләтә дә эшләтә ул мине. Бәрәкәт туена кадәр дә эшләргә риза. 60 ел элек Лилиягә ничек ышанган булсам, бүген дә шулай ышанам.

Ренат белән Лилия Харисовлар Казан дәүләт педагогия институтында укыганда тулай торак буфетында танышканнар. Булачак шагыйрь чиратсыз гына кереп кефир алмакчы булган. Шунда күзлекле, кечкенә генә бер кыз, егетне куып җибәргән. Эчтән генә бик ачуланган Ренат, буфеттан кефирсыз чыгып киткән. Берникадәр вакыттан соң тулай торакта кичке “танцы” вакытында Ренат Лилияне күреп алып, салмак биюгә чакырган.

– Шул вакыттан бирле, бербөтен булып, матур гомер кичерәбез. Лилиямә бишенче тапкыр да өйләнергә риза, — ди халык шагыйре.

Харисовлар фикеренчә, озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүнең сере — сабырлыкта һәм мәхәббәтнең чын, ихлас булуында.

– Бер-береңә, туганнарыңа һәм дусларыңа хөрмәт, вакытында юл куя белергә дә кирәк. Ныклы гаиләнең нигезендә шул ята, — дип өстәде Лилия ханым.

Харисовларны котларга балалары, онык һәм оныкчыклары, шәһәр җитәкчелеге килгән иде. Татарстан Министрлар кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина юбилярларга Рәхмәт хаты тапшырды.

– Сез – безнең өчен үрнәк гаилә. Сез – гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 60 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашуда, хөрмәт һәм соклану уятып яши торган матур парларның берсе. Шулкадәр кунакчыл, ихлас күңел белән яши торган гаилә. Лилия ханым талантлы егетне үзенә гашыйк иткән дә, гомер буе аны яратып, саклап, рухландырып яши. Беренче мәхәббәтләренә тугры калып, матур, бәрәкәтле гомер юлын узып, шушы тантаналы мизгелгә барып җитү – үзе бер зур бәхет, — дип котлады Гөлшат Нигъмәтуллина.

Матур парны котларга Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да килгән иде.

– Шагыйрь һәм аның илһамчысы. Сезгә карап, сокланмыйча мөмкин түгел. Мәхәббәт яшәртә, диләр, сез бүген нәкъ кияү белән кәләш шикелле. Сезнең гаилә гомер буе кеше күз алдында булды. Бу – зур җаваплылык. Сез үзегезнең балаларыгыз, оныкларыгыз өчен генә түгел, бөтенебез өчен дә үрнәк. Шулай булып калсын да. Иң мөһиме – бер-берегезне саклап, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын, — дип теләкләрен җиткерде ул.

Ренат белән Лилия Харисовлар Әмир һәм Наилә исемле ике бала үстергән. Хәзер 3 оныклары, 4 оныкчыклары бар.

– Әти-әни янында булу – зур бәхет. Мин үземне әле һаман да бала итеп хис итәм һәм алардан күп нәрсәгә өйрәнәм. Әти белән әни бездә намус, әхлак сыйфатлары тәрбияләделәр. Аларның якты күләгәсе астында әле бик озак еллар яшәсәк идек, — диде Әмир Харисов.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү