Чаллыда махсус операциядә һәлак булган Максим Пирогов белән хушлашачаклар. Егет — кадет мәктәбен тәмамлаган. Өлешчә мобилизация вакытында чакырылган.
Максим 28 мартта һәлак булган, дип хәбәр ителә. Хушлашу иртәгә Раштуа Христова гыйбадәтханәсендә узачак. Төш вакытында аны Дан аллеясында җирләячәкләр.