Песков мобилизация төгәлләнү уңаеннан Владимир Путин указы турындагы сорауга җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путинның илдә өлешчә мобилизация төгәлләнү турындагы указы пәйда булуга, бу хакта хәбәр ителәчәк. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән, дип хәбәр итә РБК. “Бу хакта өстәмә хәбәр итәчәкбез”, – дигән Песков, өлешчә мобилизациянең төгәлләнүе турында тиешле указ булачакмы, дигән сорауга җавап биреп.

Ул, төбәкләргә яңа мобилизацион күрсәтмәләр килерме, дигән сорауга, Россия оборона министры Серей Шойгуның сүзләренә таянырга киңәш иткән. “Оборона министрының белдерүе булды, шуңа таянырга кирәк”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдә башланды. Оборона министры 300 мең кешенең хәрби хезмәткә чакырылачагын белдерде. 28 октябрьдә министр Владимир Путинга өлешчә мобилизациянең төгәлләнүе турында җиткерде, әмма хәрби комиссариатларның үз ихтыяры белән хәрби хезмәткә китүчеләрне һәм контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатларны җыюны дәвам итүен искәртте.

Кайбер төбәкләр башлыклары инде моңа кадәр үк мобилизация чараларының төгәлләнүе турында хәбәр итә башлаган иде. Әмма юрист Павел Чиков билгеләп үткәнчә, дәүләт башлыгының тиешле указы дөнья күргәннән соң гына мобилизация рәсми төстә төгәлләнчәк. Юрист әйтүенчә, моңа кадәр Оборона министрлыгы Россия төбәкләренә яңа мобилизацион күрсәтмәләр җибәрергә мөмкин.


Фикер өстәү