Мобилизациянең ни өчен рәсми төстә тәмамланмавын аңлатканнар

Россия Оборона министрлыгы Псков өлкәсе Җыены депутаты Артур Гайдукның соравына җавап биргән.

Россиядә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында указ мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен социаль гарантияләрне юкка чыгарыр иде.

Псков өлкәсе Җыенының “Яблоко” партиясеннән сайланган депутаты Артур Гайдукның өлешчә мобилизациянең төгәлләнүе турында указ чыгару тәкъдиме буенча Россия Оборона министрлыгыннан шундый җавап килгән.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, указ гамәлдә булуын дәвам итә. Әгәр юкка чыгарылса, мобилизацияләнүчеләргә түләүләр күләме контракт буенча хезмәт итүчеләрнекенә туры килмәячәк.
Партия депутаты, җаваптан чыгып, документ Украинада махсус хәрби операция төгәлләнгәнче юридик көченә ия булырга мөмкин, дигән фикер әйткән.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков өлешчә мобилизациянең икенче дулкыны ихтималы турында мәгълүматларның булмавын белдергән иде.


Фикер өстәү