Владимир Путин еллык Юлламада: “Максатка ирешү өчен барысын да эшләячәкбез”

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Бу вакыйга Россия тарихында – 27 нче, ә Владимир Путинның үзе өчен 17 нче тапкыр иде. Россиянең Беренче Президенты Борис Ельцин юлламалар белән – 6, Дмитрий Медведев – 4 тапкыр мөрәҗәгать итте. Бу юлы да Путин сенаторлар һәм депутатлар, хөкүмәт әгъзалары һәм губернаторлар каршында чыгыш ясады. Чарада шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Коронавирус  

Президент фикеренчә, вирус куркынычы кала бирә.

– Уяулыкны киметергә ярамый. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Табибларның киңәшләренә колак салыгыз, – дип киңәш итте Президент.

Бүгенге көндә Россиядә өч ышанычлы вакцина бар. Владимир Путин көзгә коллектив иммунитеты барлыкка килсен өчен, хөкүмәткә вакцина ясату мәсьәләсе белән шөгыльләнергә туры киләчәк диде.

– Прививка ясатыгыз! Без бары тик шулай гына коронавирус эпидемиясен бетерә алачакбыз. Икенче юл тагын да авыррак. Бу  – катлаулы өзлегүләр белән авыру, – дип мөрәҗәгать итте ил башлыгы.

Балалары булган гаиләләргә ярдәм чаралары

Юлламада социаль түләүләргә зур игътибар күрсәтелде. Президент якын киләчәктә менә шундый ярдәм чараларын тәкъдим итте:

* Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр укучыга ун мең сум акча күчерергә. Бер тапкыр бирелә торган бу ярдәм чарасы быел укырга керүче балаларга да кагыла. Президент россиялеләргә әлеге акчаларны август уртасында күчерергә тәкъдим итте.

– Бу ярдәм ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләр өчен булышыр иде, – диде ул.

*Мохтаҗ, авыр тормыш хәлендә калган һәм йөклелегенең башында ук учетка баскан хатын-кызларга да ай саен 6 мең 350 сум күләмендә акча түләргә тәкъдим итте.

*Җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничныйны, эш стажына бәйсез рәвештә, тулысынча түләргә.

—  Хәзер бала карау буенча больничный күләме эш стажына бәйле. Тулаем алганда, бу дөрес һәм гадел, әмма яшь хатын-кызлар өчен мондый түләүләр шактый аз була. Барлык закон карарларын да якын арада кабул итәргә кирәк, быелдан башлап, җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничныйлар хезмәт хакыннан 100 процент күләмдә түләнергә тиеш, — диде Владимир Путин.

*Моннан тыш, Владимир Путин тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балаларга 1 июльдән 5650 сум күләмендә акча бирергә тәкъдим итте.

*Президент шулай ук 1 июльгә балалары булган гаиләләргә “тулы ярдәм системасы”н әзерләү бурычын куйды. Балаларын ялгызы тәрбияләүче әти яки әниләргә аерым игътибар күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Сәламәтлек саклау

2030 елда Россиядә уртача яшәү озынлыгы 78 яшь булу максаты куелды.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре дә игътибардан читтә калмады. Киләчәк 3 елда авылларга, шәһәр тибындагы бистәләргә һәм илнең кечкенә шәһәрләренә 5 мең “Ашыгыч ярдәм” машиналары биреләчәк.

– Дөнья сәламәтлек саклау тармагы революция бусагасында тора. Без аны уздырып җибәрә алмыйбыз, – диде Владимир Путин. – Безнең бурыч – телемедицина; тернәкләндерүдә, операцияләрдә, дару препаратлары ясауда яңа алымнар куллану. Беренчел звенода чиратлар, белгечләргә язылу һәм дарулар алу белән авырлыклар булырга тиеш түгел – моңа акчалар каралган, тиз һәм нәтиҗәле эшли башларга гына кирәк.

Россия лидеры Хөкүмәткә, Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм төбәкләргә авырудан соң кешеләрнең сәламәтлекләрен ныгыту чараларын билгеләргә кушты. Моның өчен ул диспансерлаштыру программасын киңәйтергә һәм аны 1 июльдән барлык кешеләргә дә узу мөмкинлеген булдырырга тәкъдим итте.

Балалар ялы

Владимир Путин фикеренчә, балалар сәламәтлегенә аерым игътибар бирергә кирәк.

– Балалар мөмкин булганча күбрәк ял итәргә тиеш, – диде ул һәм балалар лагерьлары юлламасы өчен тотылган чыгымнарның 50 процентын кире кайтарырга кирәклеген әйтте.

Шулай ук ул туристлык сәяхәтләре өчен тотылган чыгымнарның 20 процентын кире кайтару программасын ел ахырына кадәр озынайтырга тәкъдим итте.

Президент пилот проект белән студентлар туризмына да ярдәм күрсәтергә кирәклеген белдерде. Ул җәен ил буйлап сәяхәт итүче студентларга университет кампусларында яшәү мөмкинлеген тудырудан гыйбарәт. Ә уку йортларында белем алучы егет һәм кызларның туризм юлламаларын сатып алганда тотылган чыгымнарын өлешчә кире кайтару каникуллар вакытында да гамәлдә булачак. Моңа кадәр Россиядә мондый ярдәм чарасы юк иде әле.

Мәгариф

* 2024 елга кадәр Россиядә 1,3 мең мәктәп төзеләчәк. Аларда 1 миллионнан артык бала укыячак. Укучылар өчен шулай ук 16 мең мәктәп автобусы сатып алыначак.

* Тагын бер түләү – 5 мең сумны – техникум һәм колледжлардагы уку-укыту төркеме кураторлары өчен бирергә тәкъдим итте.

* Мәктәп тәмамлаучы егет һәм кызларның 60 проценты югары уку йортларына бушлай бүлеккә керә алачак. Быел Россия вузларында 45 мең бюджет урыны ачылачак, кимендә 70 проценты төбәкләргә биреләчәк.

Икътисад

Владимир Путин сүзләренчә, пандемия социаль тигезсезлекне бик нык кискенләштерде. Ләкин мондый вазгыять Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда күзәтелә. Әйе, Россиядә бәяләр үсүгә каршы чаралар кабул ителгән, тик аларга гына таянырга ярамый, ди ул.

– Без моның нәрсәгә китергәнен беләбез – буш киштәләргә. 80 нче еллар ахырында шулай булды бит инде. Ләкин эпидемиянең иң кызу ноктасында да без моңа юл куймаячакбыз! – диде Владимир Путин.

Президент сүзләренчә, хөкүмәтнең бурычы – азык-төлеккә бәяләре озак вакыт тотрыклы булсын өчен базар шартлары тудыру.

 

* Владимир Путин хөкүмәткә бер ай эчендә кече һәм урта бизнес өчен өстәмә ярдәм чараларын тәкъдим итү бурычын куйды.

* 2022 елда Россиядә бердәм тәрәзә принципы буенча хезмәт күрсәтүче социаль казначейство эшли башларга тиеш.

* Өч елдан соң күпчелек дәүләт хезмәтләре читтән торып һәм тәүлек буе күрсәтелергә тиеш.

* Мәскәү – Казан федераль страссасын Екатеринбургка кадәр озайту һәм өч ел эчендә төзеп бетерү бурычын куйды.

 

Зөһрә Садыйкова


Владимир Путин еллык Юлламада: “Максатка ирешү өчен барысын да эшләячәкбез”” язмасына фикерләр

Фикер өстәү