Фәрит Мөхәммәтшин: “Президент Юлламасы төбәкләрне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача”

Юллама – ә аның төп өлешен эчке сәясәт мәсьәләләре тәшкил итте, дәүләтне алга таба үстерүдә төп юнәлеш итеп халыкны саклау билгеләнде – һичшиксез, зур социаль блогы белән аерылып торды. Владимир Путин үзенең чыгышында берничә тапкыр “Бердәм Россия”нең халыкка социаль ярдәм итү, сәламәтлек саклау һәм белем бирүне үстерү буенча өстәмә чараларга кагылышлы тәкъдимнәренә  тукталып үтте.

Ил башлыгының субъектларны алга таба үстерүгә карата тәкъдимнәре төбәкләр хакимиятләрендә зур кызыксыну тудырган бик мөһим сигналга әйләнде.

Коммерцияле кредитларның (аларны түләүгә төбәкләрнең зур гына күләмдә акчалары тотыла) бер өлешен гамәлдән алу турындагы хәбәр (хәзер бу кредитларны төбәкне үстерүгә җибәрергә мөмкин) һәм узган елда төбәкләргә коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә бүлеп  бирелгән бюджет кредитларын реструктурлаштыру турындагы хәбәр бик зур җанлану белән кабул ителде.

Инфраструктура кредитлары төбәкләрне үстерүнең яңа чарасына әйләнергә мөмкин. Проектларның колачы төрлечә булырга мөмкин. Ә иң мөһиме – аларның кешеләргә хезмәт итүе һәм яңа мөмкинлекләр ачуы, диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы буенча аңлатма биреп.


Фикер өстәү