Рөстәм Абдуллин: “Россия лидерлары” конкурсы – тәҗрибә мәйданы ул”

26 апрельдә “Россия лидерлары” конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланачак. Конкурсны Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча “Россия – мөмкинлекләр иле” оешмасы үткәрә. Сәләтле, идарә итү осталыгы булган җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү максатыннан быел ул дүртенче мәртәбә уза.

Өч ел эчендә анда катнашу өчен илнең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 68 иленнән 660106 гариза кабул ителгән. Барлыгы – 900 финалист, шуларның 313е җиңүче булып танылган. Күпчелеге хәзер җитәкче урыннарны били. Сүз уңаеннан, республикадан әлеге конкурска өч ел эчендә 15811 гариза җибәрелгән. 110 ярымфиналист, 17 кеше конкурс финалисты һәм 10 кеше җиңүче булып танылган. 2019 елгы финалистларның берсе, хәзерге вакытта Менделеевск район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Абдуллин бу конкурста катнашырга җыенучыларга үз теләкләрен җиткерде.

– Конкурста 25-55 яшькәчә һәркем катнаша, мөмкинлекләрен һәркем сыный ала. Бу бик зур тәҗрибә мәйданы. Биредә үзеңне Россиянең барлык төбәкләреннән килгән лидерлар белән сыныйсың, тәҗрибә уртаклашасың. Төрле җирдә төрле чыныгу алган кешеләр белән очрашасың. Конкурсның мөһимлеге дә шунда. Анда катнашкан егет-кызлар белән алга таба да хезмәттәшлек итеп була, без кайберләре белән әле дә дус, мәсәлән. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, төрле мәсьәләләрдә терәк булып торабыз, – дип сөйләде ул. – Конкурсның ярымфиналына җиткән кешеләргә лидерлар белән хезмәттәшлек итү кебек сыйфатларны ныгытырга кирәк. Монда интеллект дәрәҗәсе генә түгел, кешенең лидерлык сыйфатлары да сынала. Җиңү яуламасаң да, искиткеч зур тәҗрибә аласың. Бу инде киләчәктәге эшчәнлектә ярдәм итәчәк. Катнашырга тәкъдим итәм. Юкка булмаячак!


Фикер өстәү