Владимир Путин төбәкләрне торак төзелешен активрак үстерергә өндәде

Россия Президенты Федераль Җыенга еллык Юлламасында торак төзелеше күләмен 120 миллион квадрат метрга җиткерергә чакырды. Ил 2030 елга ирешергә тиешле Илкүләм максатларда  шушы ук сан күрсәтелгән.

“Бу экология һәм климат таләпләренә җавап бирү өчен дә мөһим. Төзелеш тармагы аларга җавап бирә, – диде Владимир Путин. – Тармак халыкны 80 миллион квадрат метрдан артыграк мәйданда торак белән тәэмин итте. Бу – әйбәт күрсәткеч. Торак күбрәк булган саен,  халыкның “буе җитәрлеккә” әйләнә. Алга таба да эшләргә, 120 миллион квадрат метрдан артыграк торак  мәйданы төзергә кирәк”.

Татарстанда 2030 елга торак төзелешенең еллык күләме 3 миллион 520 мең квадрат метрга җитәргә тиеш. Узган елда 2680 миллион квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылган, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, төзелеш тармагының бөтен икътисад өчен зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, хәтта ковидлы елда да төзелешне туктатмау турында карар кабул итте. Быел төзелеш оешмалары 2 миллион 670 мең “квадрат” тапшырырга тиеш, шуның 280 мең “квадраты” – социаль ипотека программасы кысаларында төзелә торган торак. Хәзерге вакытта еллык план 35 процентка үтәлгән.


Фикер өстәү