Татарстанда 400 меңнән артыграк укучыга 10ар мең сум биреләчәк

Татарстанда 400 меңнән күбрәк мәктәп укучысының әти-әнисе һәм опекунына бер тапкыр түләнелә торган акча – 10ар мең сум биреләчәк. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында  шушы ярдәм чарасын игълан итте.

“Хезмәт базары һәм гражданнарның кереме, һичшиксез, торгызылачак. Әмма әлегә торгызылмаган әле ул. Шуңа күрә мәктәптә укучы барлык балаларга бер тапкыр 10ар мең сум күләмендә акча бирергә тәкъдим итәм. Аны быел мәктәпкә барырга әзерләнүчеләргә, ягъни булачак беренче сыйныф укучыларына да бирергә тәкъдим итәм”, – дип белдергән Россия Президенты.

Гаиләләр яңа түләүне яңа уку елы алдыннан – август аенда алырга тиеш. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республика мәктәпләрендә 430 меңнән артыграк бала белем ала. 2021 елда Татарстанда 54 528 сабый тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Шуның 19 386сы – Казанда.

Сүз уңаеннан, балалы гаиләләрнең “Путин түләүләре”н инде өченче тапкыр алуы. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада коронавирус пандемиясе чорында бер тапкыр түләнелә торган түләүнең тәүгесен 16 яшькә кадәрге 648 мең баланың әти-әнисе һәм опекуны алган. Шуннан соң 553 мең гаиләгә (766 мең бала) 10ар мең сум күләмендә өстәмә түләү бирелгән.


Фикер өстәү