Газетага язылу

Карама күзенә: аюлар һөҗүменнән зыян күрүчеләр арта

Россиядә аюлар һөҗүм итү очраклары арта. Хәтерләсәгез, Алтайда палаткада йоклап яткан җирендә бер кызга аю ташланган иде. Кызганыч, аны явыз хайван тырнагыннан коткара алмадылар. Камчаткада 13 яшьлек кыз бала да урман хуҗасыннан зыян күргән.

Карама күзенә: аюлар һөҗүменнән зыян күрүчеләр арта
Фото: Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты

Быел ел башыннан Россиядә аюның кешеләргә 17 тапкыр һөҗүм итүе билгеле. Шуның алты очрагы үлем белән тәмамланган. Татарстанда да аюлар күбәйгән. Аларны атарга рөхсәт тә бирелде инде. Тик әлегә Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында гына. Билгеле булганча, аю 2024 елда Кызыл китаптан чыгарылды. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда хәзерге көндә 90 аю исәпләнә.

 Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар дөньясын мониторинглау бүлеге җитәкчесе Илфат Вәлиев әйтүенчә, безнең якларда аюлар саны елдан-ел арта. Шуны исәпкә алып, быел ауларга рөхсәт ителгән хайваннар исемлегендә аю да бар. Татарстанда 1057 поши, 1063 кыр кәҗәсе, 12 болан, 21 тимгелле болан, 4 селәүсен һәм 217 бурсыкны да ауларга мөмкин.

Илфат Вәлиев әйтүенчә, аюлар безгә күрше Мари Эл, Удмуртия, Киров өлкәләреннән керә һәм күп очракта яшәргә кала.

– Узган ел Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарыннан кала, Әгерҗе, Саба, Кукмара, Бөгелмә, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Буа якларында да аюларны күрүчеләр булды, – ди ул.

Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Мамадыш районы буенча районара бүлеге җитәкчесе Ринат Шакиров сүзләренчә, җирле халык аюлардан еш зарлана икән.

– Безнең якта аю күп. Төгәл санын әйтеп булмый. Әмма 20 ләп бар инде. Элек аюлар күрше республикалардан җәй көне генә керә иде. Хәзер алар бездә яшәп кала башлады. Урманнарда шартлар яхшы, аюга үрчер өчен мөмкинлек җитәрлек, – ди ул. – Әле ярый быел бик ярсымыйлар, хуҗалыклардагы малларга ташланмыйлар. Аюларны аулау зыян итми. Кешеләр урманга җиләк-гөмбәләргә курыкмыйча барыр иде.

Бездә быел аю һөҗүм итүе турында ишетелмәде. Узган ел аю Мамадыш районының Норма авылында яшәүче  Хановларның 9 сарыгын буып ташлаган иде. Быел без аларның хәлләрен белештек. Аюдан зарланмыйлар, әмма курку калган инде. Сарыкларын да бетермәгән алар. Аю килмәс әле, дип яшиләр.

– Ул чакта үлгән сарыкларны күрү бер дә рәхәт булмады. Йөрәк өзгәләнде инде. Үзебезгә зыян салырлар дип тә курыктык, – дип сөйли Зәлилә Ханова. – Яшәвем дә монда, эшем дә. Фельдшер булып эшләгәч, өйдә генә утырып булмый. Гел йөреп торырга туры килә. Шөкер, быел аю безгә очрамады. Авылдашлар, күрдек, диләр. Аю кадәр аю куркыта инде ул. Без аны былтыр ук атсыннар иде дигән идек. Әле ярый быелдан атарга рөхсәт икән.

 Аю күргәч, нишләргә?

– Беркайчан да аюның күзенә карамагыз.

– Йөгермәгез. Аю бик тиз чаба, йөгерә башласагыз, ул сезне корбаны дип уйлаячак.

– Коткыга бирелмәгез.

– Көчле тавыш чыгарыгыз.

– Арка белән борылмагыз.

Урманда аю барын ничек белергә?

– Агач кәүсәләре куптарылган булу, тырнак эзләре.

– Агач ботакларына эләгеп калган йон.

– Тапталган урыннар булу.

– Актарып ташланган кырмыска оялары.

– Эзләр.

Белеп тор!

– Табигый шартларда көрән аю якынча 25–30 ел яши.
– Аюлар бөтен нәрсәне ашый. Язын кырмыска, үләксә, тояклылар; июнь–июль айларында – бөҗәкләр, усак яфраклары, зур үлән яфраклары, кош йомыркасы; җәй һәм көз көне җиләк, кимерүчеләр белән тукланалар. Юллар янындагы чүплекләрдәге калдыкларны да ашыйлар.
– Көрән аю, нигездә, кичке һәм төнге яшәү рәвеше алып бара. Июнь аенда көрән аюларның парлашу чоры башлана. Ноябрь аеннан март ахырына кадәр өненә кереп ята. Гыйнвар аенда бала китерә.
– Бер зур аюның авырлыгы 300–500 килограммга, гәүдәсенең озынлыгы ике метрга кадәр җитә. Ата хайваннар ана хайваннарга караганда һәрвакыт якынча ике тапкыр авыррак һәм зуррак була.

Аюлар Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә күп. Алар Красноярск (26,6 мең), Хабаровск (26,2 мең) һәм Камчатка (24,2 мең) крайларында күпләп яши.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре