Газетага язылу

Түбән Кама мэры Радмир Беляев: «Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да эшлибез»

Түбән Кама мэры Радмир Беляев социаль челтәрләрдә БПЛА һөҗүменнән соң йортларны торгызуның ничек баруы турында сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, Шинников проспектындагы йортта зыян күргән конструкцияләрне демонтажлау бара, аны якындагы атна ярымда тәмамлаячаклар. Шуннан соң газ, су белән тәэмин итү һәм башка коммуникацияләрне тикшерү, шулай ук тәрәзәләр кую планлаштырыла.

Хәзерге вакытта тәрәзәләр өчен конструкцияләр эшләнә. Төп конструктив эшләр ноябрь уртасында тәмамланырга тиеш. Ике подъездда яшәүчеләр инде үз фатирларына кайтканнар.

Мәктәп бульварындагы тагын бер йортта фатирларның тәрәзәләре торгызылган инде. Шулай ук балкон рамнарын бердәм стильдә урнаштыру планлаштырыла.

«Йортларны торгызуны тизләтү өчен эшче бригадаларны көчәйтергә куштым. Зыян күргән фатирларда яшәүчеләр һәм йорт буенча өлкәннәр белән аерым очраштым. Барлык мөрәҗәгатьләрне эшкә алдык», – дип язган Радмир Беляев.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , «служба по контракту» , мобилизация , мобилизованные , «специальная военная операция» , «герой рос

Көн хәбәре