Мондый чаралар һәркемгә файдалы – бүләк тә отасың, тирә-як та чистара. Бу хакта «Татар Информ»да узган матбугат очрашуында Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экология мәгърифәте идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин сөйләде.
– Бездә бәйгеләр күп. «Татнефть» җәмгыяте белән берлектә яшь экологлар өчен «Чиста мирас» олимпиадалары уздырыла. 2004 елдан бирле үткәрелүче «Эколидер» бәйгесе бар. Инде гаризалар кабул итүне без 15 сентябрьдә башладык һәм ул ноябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк, – ди Дамир Вәлиуллин. – Балалар бакчалары һәм мәктәпләр искергән батарейкалар җыю бәйгесендә катнаша. Ул 2019 елдан бирле үткәрелә. Барлыгы 239 тонна батарея җыелып тапшырылды. Быелгы конкурста батарейкаларны 23 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Бу конкурска авыл мәктәпләрен дә активрак кушылырга чакырабыз.
Дамир Вәлиуллин сөйләвенчә, мәктәп укучылары ел дәвамында «Мәктәп экопатруле» бәйгесендә катнаша ала. Ул 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Шушы вакыт эчендә 51 меңннән артык рөхсәтсез чүплек ачыкланган.
– Татарстан халкы «Россия сулары» («Вода России») Бөтенроссия акциясендә дә актив катнаша. 26 сентябрьдә Казанның Юдино бистәсендәге Изумрудное күле янында чираттагысы узачак. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Экология министрлыгы сайты аша 23 сентябрьгә кадәр теркәлү узу сорала, – ди Дамир Вәлиуллин.
«Будет чисто» оешмасы рәисе Диләрә Сатикова сөйләвенчә, алар кечкенә балалар белән тыгыз элемтәдә.
– Без бакчаларга барабыз. Андагы сабыйларга дәресләр үткәрәбез. Оешмабыз 2 меңнән артык яшьләрне берләштереп тора, – ди ул.
«Коммерциячел булмаган социаль юнәлешле оешмаларга теләктәшлек буенча республика ресурс үзәге» директоры Зөлфия Сафина балаларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү бик мөһим эш, ди.
– Татарстан Рәисе грантына экобәйгеләр ел саен үткәрелә. Алар арасында чишмәләрне, коеларны кайгыртучы, агачларны утыртуга бәйле һәм йорт хайваннарын саклауга кагылышлары бар. Бу бәйгеләрдә волонтерлар да дәгъва кыла ала. Биредә финанс ярдәме дә күләмле, – ди ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез