Газетага язылу

Һөҗүмнән соң: Татарстан Түбән Камада яшәүчеләргә теләктәшлек белдерә

Август фаҗигасе җөйләре төзәлеп тә өлгермәде, менә бер айдан соң якшәмбе иртәсе янә куркыныч хәбәрдән башланды. Түбән Кама иртә таңнан дошманның БПЛА һөҗүменә дучар булды. Шәһәрдә яшәүчеләргә бөтен Татарстан теләктәшлек белдерә.

Һөҗүмнән соң: Татарстан Түбән Камада яшәүчеләргә теләктәшлек белдерә
Фото: Татар-информ

Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко Түбән Камага булган һөҗүмне теракт дип атады. Сәнәгать һәм гражданлык объектлары гына түгел, ни кызганыч, иртән өйләрендә йоклап яткан тыныч халык та зыян күрде. Пилотсыз очкыч агачка килеп бәрелә, аның кыйпылчыклары янәшәдәге машинаны тишкәләп бетерә, андагы ике кыз һәлак бала. Тагын ике кешене авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Барысын да секундлар хәл итә. Бу көнне барлыгы 14 кеше зыян күрә. 

«Бүген иртә таңнан шәһәребез БПЛА һөҗүменә дучар булды... Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Бу – бөтен Түбән Кама өчен зур фаҗига» дип язды үзенең «Макс» каналында шәһәр мэры Радмир Беляев. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Түбән Камага Премьер-министр Алексей Песошин юл тотты. Республика Рәисе кыска вакыт эчендә һөҗүм нәтиҗәләрен бетерүне бурыч итеп куйды.

Алексей Песошин сәнәгать зонасында, зыян күргән торак йортта һәм ике кеше һәлак булган урында булды, вакытлыча урнашу пунктындагы кешеләр янына да барды. Зыян күргән йортта яшәүчеләрнең бер өлеше әлегә туганнарында яшәп торырга карар кылган. Вакытлыча торак кирәк булган биш гаиләне «Кама Артегы» балалар лагерена урнаштырырга хәл иткәннәр. Оператив штаб утырышында һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү буенча оештырылырга тиешле эшләр турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, белгечләр оператив рәвештә йортны тикшерде. Шуннан соң аны яшәрлек хәлгә китерү өчен барлык кирәкле чаралар күреләчәк. Һава шартларын исәпкә алып, тәрәзәләргә пыяла куюны да тиз арада оештырачаклар.

– Хәзер төп бурычыбыз һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтү. Һөҗүмгә дучар булган йортта яшәүчеләр мөмкин кадәр тизрәк фатирларына кайта алсын өчен барысын да эшлибез, – дип белдерде шәһәр башлыгы.

Шулай ук Радмир Беляев йортта яшәүчеләргә уяу булганнары өчен рәхмәтен белдерде. Аларның күбесе сиренаның беренче минутларында ук ышык урынга төшкән. Алай булмаса, зыян күрүчеләр саны күбрәк булыр иде.

Хәзерге вакытта Түбән Кама үзәк хастаханәсендә өч кеше дәвалана. Калган зыян күрүчеләр амбулатор рәвештә медицина ярдәме ала, үзләрен яхшырак хис итә. Һөҗүм нәтиҗәсендә милкенә зыян килгәннәрдән шалтыратулар кабул итәләр. Белгечләр, мөрәҗәгатьне теркәп, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата, мәгълүмат бирәләр. Шәһәр хезмәтләре һөҗүм  нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшли.

Түбән Камада яшәүчеләргә социаль челтәрләрдә дә теләктәшлек күрсәтәләр. #ГордимсяНижнекамском хэштегы белән урнаштырылган постларда Татарстан гына түгел, чит төбәкләрдә дә шәһәр халкының көчле рухына сокланалар, бу сынауларны бергәләп җиңеп чыгуга ышаныч белдерәләр.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре