Алмагач. Сентябрьдә Жигулевское, Осенняя радость кебек көзге сортларның уңышы өлгерә. Болар бик әйбәт саклана һәм җыеп алганнан соң алмалары тагын да тәмлеләнә, сусыллана.
Көз – яшь алмагач утырту өчен кулай вакыт. Хәзер безнең якларга җайлаштырылган сортларының ниндие генә юк – үзеңә ошаганын сайлап аласы гына! Ә җимеш биргәннәре инде хәзер үзләре үк сый көтә: аларны фосфорлы-калийлы ашлама белән тукландырырга, төбенә күп итеп су сибәргә (бигрәк тә көз коры килсә). Суыклар алдыннан ботакларында черек алмалары калганмы-юкмы икәнен бик җентекләп барлап чыгарга кирәк.
Сырганак. Безнең төбәктә август азагында өлгерә. Әфлисун төсендәрәк әчкелт сусыл җимешләре бик файдалы санала. Алардан тәмле сок, кайнатма, кыйммәтле май әзерлиләр.
Сырганакны гадәттә язын утырталар. Әмма көзен – сентябрь аенда да утыртырга мөмкин. Ләкин сорты төбәккә яраклаштырылган булсын. Гадәттә ике агачны (ир-ат һәм хатын-кыз агач: бөреләре буенча аерыла) берьюлы утырталар.
Зур агачларга яхшылап су сибәләр, тукландыралар. Кирәкмәс ботакларын кисү эшен исә язга калдыралар.
Груша. Сентябрьдә Москвичка, Просто Мария, Русская красавица шикелле көзге сортлары җитешә. Җыйганда, җимешләре каты була, әмма бер-ике атна узганнан соң йомшара, тәмлеләнә. Җәйге сортларына караганда әйбәтрәк саклана. Уңышы әйбәт булсын өчен янәшәсенә бер үк вакытта чәчәк ата торган башка сорттагы груша агачын утырту таләп ителә.
Көзен груша үсентесен сентябрь урталарында утырталар. Зурларын тукландыралар, сынган, зыян килгән ботакларын кисәләр, төбен черегән җимеш һәм яфраклардан арындыралар. Яшь агачларның кәүсәсен кимерүчеләрдән һәм куяннардан саклау чарасын күрәләр.
Слива. Сентябрьдә Персиковая Мичурина, Золотая капля, Гармония кебек соң өлгерешле сортлары җитешә. Алар шактый әйбәт саклана.
Көзен слива агачы төбенә черемә һәм көл кертәләр, су сибәләр. Зыян килгән, карт кайрысын тимер щетка белән чистартып, 2 процентлы бакыр купоросы белән эшкәртәләр. Шуннан соң кәүсәсенең ботакка кадәрге аскы өлешен бакча буявы яки сүндерелгән известь эремәсе белән буйыйлар.
Сливаны язын утырту яхшырак. Көзен дә мөмкин, әмма кышын өшү, кимерүчеләрнең зыян салу куркынычы бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез