Без беренче унлыкта! Путин Татарстанны мактады

Мәскәү Кремлендә ил төбәкләре арасында төзелгән тормыш сыйфаты рейтингын игълан иттеләр. Илбашы Владимир Путин алдынгылар рәтендә баручы Татарстанны мактады. Үзәккә кадрлар «үстергәне» өчен республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт тә әйтте. 

Татарстан Рәисе Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. Билгеле булганча, 2011 елда барлыкка килгән әлеге оешма тормыш сыйфатын яхшырту, белем бирү, кадрлар әзерләү, төбәк һәм шәһәрләр үсеше, экология, яңа технологияләр уйлап табуга бәйле проектларга ярдәм күрсәтә. Ел йомгаклары буенча, белгечләр тормыш сыйфаты рейтингын да төзи. Тикшерү барышында медицина, торак белән тәэмин итү, чисталык, иминлек, дәүләт хезмәтләре кебек 141 күрсәткечне исәпкә алалар. Озын сүзнең кыскасы: Татарстанда тормыш шәп! Республика әлеге рейтингның алтынчы баскычында. Без Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләргә, Төмән өлкәсе, Ямал-Ненецк, Ханты-Манси автоном округлары кебек нефть һәм газ төбәкләренә генә уздырган.

Рейтинг кысасында Татарстанда алып барылган эш турында Илбашына Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

– Республикада тормышка ашырылучы барлык чаралар халыкның гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән, – диде Татарстан Рәисе. – Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада яшәүчеләрнең гомер озынлыгы өч елдан артыкка үсте һәм 74,58 ел тәшкил итте.

Аның фикеренчә, тормыш сыйфаты рейтингы «авырткан җир»ләрне ачыкларга һәм агентлык ярдәмендә аларны чишү юлларын эзләргә ярдәм итә. Мәсәлән, агентлыкның «Смартека» платформасы гамәлдә. Биредә төбәкләр үрнәк тәҗрибә белән уртаклаша. Татарстан әлеге мәйданда күреп, башка төбәкләрдәге җиде тәҗрибәне үзендә файдалана башлаган. Үзе исә ун үрнәк эш белән уртаклашкан, хәзер алар илнең 14 төбәгендә кулланыла да инде. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов йөкле хатын-кызларның сәламәтлеген ачыкларга ярдәм итүче «Элемтә» проектын телгә алды. Бүген республика тәҗрибәсен Ингушетия һәм Ненецк автоном өлкәсендә дә файдаланалар.

– Әлеге системаны гамәлгә кертү йөклелек вакытында килеп чыгарга мөмкин булган куркынычларны алдан кисәтергә, шул рәвешле 16 мең хатын-кыз һәм аларның балаларының тормышын саклап калырга ярдәм итте, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикадагы тагын бер уңай тәҗрибә – Талантлар университеты. Республика башлыгы сәләтле яшьләрне барлау эше турында сөйләде. Былтыр, мәсәлән, Татарстан мәктәпләрендә белем алучы 237 укучы илкүләм олимпиадаларда җиңгән һәм призлы урыннар яулаган. Әлеге күрсәткеч буенча без ил төбәкләре арасында өченче урында.

– Бүген бу тәҗрибә илнең биш төбәгендә кулланыла инде, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Соңгы ун елда республикада 40 мең сабыйга 253 балалар бакчасы, 48 мең укучыга 76 мәктәп төзелүен дә әйтте Рәис. Быел Татарстанда 4 бакча һәм 11 мәктәп сафка басачак дип көтелә.

– Федераль ярдәм белән әлеге белем бирү йортлары заманча итеп җиһазландырыла һәм алар барлык таләпләргә җавап бирә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул дәүләт башлыгына төзелеш тармагына даими булышып торулары һәм ташламалы ипотеканы дәвам иттерүләре өчен рәхмәт тә әйтте. Моның нәтиҗәсе буларак, Татарстанда тарихта тәүге тапкыр 3 миллион квадрат метрдан да күбрәк торак төзеделәр. Рөстәм Миңнеханов әлеге күрсәткечне алга таба да киметмәскә, шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә төзергә җыенуларын итте. Аның фикеренчә, йортлар салып кына эш бетми, әлеге җирлектә яшәүчеләр белән бергә тирә-юньне төзекләндерү дә мөһим. Бу хакта сөйләгәндә республикада 2019 елдан бирле гамәлдә булган «Безнең ишегалды» проектын телгә алды ул. Аның кысасында республикада 3,3 меңнән артык ишегалдын рәткә китергәннәр.

– Татарстан ил үсешенә зур өлеш кертә, – диде Владимир Путин. – Төзелеш тармагын алсак, сез үз күрсәткечләрегез ярдәмендә илкүләм саннарны да үстерәсез. Бигрәк тә шуны әйтәсем килә: Татарстаннан чыккан белгечләр узган ел торак төзелеше тармагында бик зур уңышка иреште. Бу – яңа тарихта рекорд күрсәткечләр. Хәер, совет чорында да Россиядә бу кадәр төземәгәннәр бугай. Шуңа күрә сезгә федераль дәрәҗәгә илкүләм бурычларны хәл итүче кадрлар әзерләгән өчен рәхмәт әйтәсем килә. Татарстан бу юнәлештә бик яхшы үрнәк.

Республиканың элеккеге төзелеш министрлары, хәзерге вакытта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллинга хөрмәт белдерүе, күрәсең.

Тормыш сыйфаты рейтингы. ТОП-20 (2021 ел нәтиҗәләре буенча)

  1. Мәскәү
  2. Санкт-Петербург
  3. Төмән өлкәсе
  4. Ямал-Ненецк автоном округы
  5. Ханты-Манси автоном округы
  6. Татарстан Республикасы
  7. Белгород өлкәсе
  8. Чечня Республикасы
  9. Тула өлкәсе
  10. Калининград өлкәсе
  11. Мәскәү өлкәсе
  12. Севастополь
  13. Пенза өлкәсе
  14. Свердловск өлкәсе
  15. Чиләбе өлкәсе
  16. Чувашия Республикасы
  17. Түбән Новгород өлкәсе
  18. Сахалин өлкәсе
  19. Самара өлкәсе
  20. Камчатка крае

 


Фикер өстәү