Төркиядә коткаручылар тагын бер россияленең мәетен тапканнар

Төркиянең Хатай шәһәрендә хәрабәләр астыннан тагын бер россияленең мәете чыгарылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, моңа кадәр табылган хатын-кызның – ире, баланың – әтисе бу. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә шул хакта әйтелгән.

Россия коткаручылары чәршәмбе киченнән бирле илебездән килгән гаилә яшәгән йортның хәрабәләре астында калган кешеләрне эзли. Моңа кадәр ТАСС, оператив хезмәтләр мәгълүматларына таянып, Төркиядә җир тетрәгәннән соң Россиядән килгән дүрт кешелек гаиләнең хәрабәләр астында калганлыгы турында хәбәр иткән иде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиядә җир тетрәү сәбәпле һәлак булучылар саны – 18 342 кешегә, җәрәхәтләнүчеләр саны – 72 424 кешегә җиткән. Табигать афәтенә дучар булган төбәктән 75 780 кеше эвакуацияләнгән. Дүшәмбе көнне булган бик көчле җир тетрәүнеэ аянычлы нәтиҗәләрен бетерү дәвам итә.


Фикер өстәү