Төркиядә хәрабәләр астыннан ике россиялене – бер хатын-кыз белән баланы чыгарганнар

Төркиянең Хатай шәһәрендә коткаручылар хәрабәләр астыннан безнең илдән ике кешене – хатын-кыз белән баланы чыгарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

Россия коткаручылары чәршәмбедән Хатай шәһәрендәге җимерелгән йорт хәрабәләре астыннан кешеләрне эзли. Бу йортта Россиядән бер гаилә яшәгән. Коткаручылар хатын-кыз һәм баланың мәетен тапкан. Гаиләнең калган әгъзаларын эзләү дәвам итә.

Шул ук вакытта Төркиядә җир тетрәүдән һәлак булучылар саны инде 18 342 гә, җәрәхәтләнүче-имгәнүчеләр саны – 72 424гә җиткән. Табигать казасы булган урыннан 75 780 кеше эвакуацияләнгән.
Исегезгә төшерәбез: дүшәмбе көнне илнең көньяк-көнчыгышында бер тәүлеккә ике тапкыр җир тетрәгән. Аның көче 7 баллдан артып киткәнлеге мәгълүм. Бу 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булган.


Фикер өстәү