Төркиядә хәрәбәләр астында Россиянең ике балалы бер гаиләсе калганлыгы мәгълүм булды

Төркиядә Россиянең дүрт кешелек гаиләсе хәзерге вакытта хәрәбәләр астында, аларны коткару мөмкинлеге бар. Бу хакта ТАСС оператив хезмәтләрдән алган мәгълүматка сылтама белән яза.

«Хәрәбәләр астында дүрт россияле бар: ир белән хатын һәм аларның балалары. Аларны саклап калу мөмкинлеге бар», дигән агентлыкка чыганак.

Төркия хакимияте җир тетрәүләрдә һәлак булучылар исемлеген яңартты – хәзер аларның саны 7 108гә, ә зыян күрүчеләр саны 40 910га кадәр җитте.

Исегезгә төшерәбез, дүшәмбе көнне илнең көньяк-көнчыгышында бер тәүлек эчендә 7 баллдан артык магнитудалы ике җир тетрәү булды. Бу — 1939 елдан соң булган иң көчле афәтләрнең берсе. Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган ил күләмендә 12 февральгә матәм игълан иткән иде.

Уртак кайгы. Төркия белән Сүрия фаҗигасеннән Россия һәм Татарстан да читтә калмады


Фикер өстәү