Татарстанда димче чәчтараш 21 парны кавыштырган

Чаллыда яшәүче, чәчтараш булып эшләүче Земфира Солтанова ялгызларны кавыштыру белән шөгыльләнә икән. Бу турыда “Челнинские известия” яза.

Клиентлары аның турында яратып “Безнең димче”, “Афродита”, “Безнең Купидон” дип әйтәләр. Земфира 17 яшеннән бирле димчелек белән мавыга. Ул вакытта туташ үзенең апасын булачак ире белән таныштырган булган. Хәзерге вакытта әлеге гаилә 20 ел бәхетле гомер кичерә, ике бала тәрбияли. Земфира әйтүенчә, ул барлыгы 21 парга бер-берсен табышырга ярдәм иткән.

– Минем турыда ачык, ышанычлы кеше, дип әйтәләр. Минем күп кенә клиентларым үзләренең ялгыз булуларына борчыла иде. Шуңа күрә мин акрынлап ялгызларны күзәтеп, үзем тоемлаганча, бер-берсенә тулы килүчеләрне таныштыра башладым. Хатын-кызның рөхсәтен алып, ир-атка телефон номерын бирә һәм очрашуга чакыруын сорыйм. Клиентларым еш кына мине үзләре белән беренче очрашуларга алалар. Ул вакытта үземне артык кеше, дип хис итмим, – дигән Земфира.

Димче үзенең клиентлары өчен ябык кичәләр дә оештыра. Шунысы мөһим: ул бу эшкә хобби буларак кына карый һәм моның өчен акча сорамый. Шулай ук кавыштыру агентлыгы да ачарга планлаштырмый.


Фикер өстәү