Татарстанда фаҗига: дача янып һәлак булган хатынның ике баласы калган

Кичә иртәнге дүртләр тирәсендә Тукай районының Тогай авылында урнашкан «Турбина» бакчачылык ширкәтендә көчле янгын чыккан. Үзәк урамда урнашкан бер катлы кирпеч йорт янган. Янгынның мәйданы 36 квадрат метр тәшкил иткән. Йорт тулысынча янып беткән, җимерелгән, стеналар гына басып калган. Янгын сүндерүчеләр ике кешенең мәетен таба. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, шул бакчаның хуҗалары — 25 яшьлек ир-ат һәм 28 яшьлек хатын-кыз. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

«Челнинские известия»га билгеле булганча, туганнар бакчага җыештырырга килгән була. Хатын-кыз Шилнебаш авылыннан, бертуган энесе Чаллыдан килгән. Капка янында әле дә аларның «Лада Приора» автомобиле тора.

«Турбина» бакчачылык ширкәте рәисе Анатолий Вәлиев әйтүенчә, узган елдан хуҗалар бакчаны бик карый — гел җыештырып торалар, эчәр өчен су алырга кое казыталар. Ләкин яшелчәләр утыртырга өлгермәгәннәр. Ул аңлатканча, хуҗалар кинәт планнарын үзгәртеп быел бакчаларын сатарга карар кыла.  Фаҗига буласы көнне алар бакчаны җыештырырып, сатып алучыларга күрсәтергә тиеш була. Шуңа күрә туганнар өйләренә кайтмыйча, бакчада кунарга ниятли дә.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, янгынның сәбәбе – электр җиһазларын төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуда.

Үлгәннәрнең мәетләрен бакчадан шәһәр моргына алып китәләр. Ир-ат Чаллыда, туганы Шильнебашта яшәгән. Авылдашлар яшь туганнарының фаҗигале үлеме турындагы хәбәрдән соң шок хәлендә калган. «Челнинские известия» хәбәрчесенә хатын-кызның бик аралашучан булуы, башта кибеттә эшләве, аннары маникюр остасы булуы турында сөйләгәннәр. Гаилә имин булып саналган, башлангыч сыйныфта укучы ике балалары булган. Аларны үстерергә Шилнебашта яшәүче әбиләр ярдәм иткән.

 


Фикер өстәү