Газетага язылу

Декабрьдә кемнәрнең ике хезмәт хакы алачагы билгеле

Хезмәт хакын алу графигы буенча түләү Яңа ел бәйрәмнәренә туры килсә, эш бирүче хезмәткәрләргә декабрь өчен хезмәт хакын вакытыннан алда күчерергә мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Элеонора Кавшар сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Яңа ел яллары 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

«31 декабрьгә кадәр хезмәткәрләр декабрь хезмәт хакын гына түгел, берьюлы берничә түләү дә алырга мөмкин. Беренче чиратта, сүз хезмәт хакының бер өлешен айның беренче көннәрендә алучылар турында бара. Бу очракта эш бирүче түләү вакытын күчерергә һәм аны вакытыннан алда башкарырга мөмкин», - диде Кавшар.

Депутат вакытыннан алда түләү 30 декабрьдән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш, чөнки 31 декабрь инде эш көне булмаячак, дип өстәде.

Парламентарий сүзләренчә, хезмәткәргә декабрьдә шулай ук вакытыннан алда 13 нче хезмәт хакын яки эшнең соңрак чоры өчен түләүне күчерергә мөмкиннәр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре