Миңнеханов Гаилә елын ачты һәм Татарстанның күп балалы гаиләләренә бүләкләр тапшырды

Гаилә — күп милләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы кабул итүдә белдерде.

Казан Кремлендә күп балалы гаиләләрне сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, кичә Мәскәүдә ВДНХда Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин катнашында Гаилә елы ачылган.

«Бүген без Татарстанда Гаилә елын ачабыз. Гаилә — күп милләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч. Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамчылыгын саклый. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм уңайлыкта яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы бик мөһим», — диде ул.

Узган ел Татарстанда 25 меңнән артык яңа гаилә барлыкка килде. «Безнең республикада дистәләгән мең матур һәм тату гаилә яши — бу күп балалы һәм тәрбиягә алган гаиләләр, хезмәт һәм фәнни династияләр. 23 гыйнварда илебез Президенты В.В. Путин күп балалы гаиләләрнең статусын федераль дәрәҗәдә ныгытучы һәм аларга ярдәм чараларын билгеләүче указга кул куйды. Илебез Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, күп балалы гаилә – ул Россиянең киләчәге нигезе, бу — безнең ил, милләт, бердәм халык буларак, меңьеллык тарихыбызның дәвамы», — диде ТР Рәисе.

Безнең бурыч – традицион гаилә кыйммәтләренең һәм зур ныклы гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсенең киң таралуын тәэмин итү. Республиканың горурлыгы — уңышлы күп балалы гаиләләр. «Сез үзегез өчен игелек, яктылык һәм чиксез ата-ана мәхәббәте белән тулы тормыш юлын сайладыгыз. Сезгә соклануымны һәм хөрмәтемне белдерәм! Катнашучыларның гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Бүген безнең белән Сафиуллиннар гаиләсе — Россия Героен, махсус хәрби операциядә катнашучы Айнур Сафиуллинны тәрбияләгән гаилә. Әлбәттә, Ватанга мәхәббәт, үз халкына тугрылык гаиләдә салына», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген монда Наилә Әбүбәкер кызы Галиева бар – республиканың хәзерге заман тарихында ул «Герой-ана» исеменә ия булган беренче хатын-кыз.

«Сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләребезне кабул итегез. Гаилә учагын саклагыз, анда җылылык һәм уңайлылык, тынычлык һәм мәхәббәт, бер-берегезгә хөрмәт саклагыз», — дип теләде Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләргә.

Татарстан Республикасы Рәисе унбер гаиләгә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу шул исәптән «Герой-ана» ордены һәм исеме (Галиева Наилә Әбүбәкер кызы, 10 бала, Балтач районы), «Ата-ана даны» ордены (Косач Андрей Владимирович һәм Динара Илдар кызы, 7 бала, Казан), «Ата-ана даны» ордены медале (Гранковские Андрей Владимирович һәм Светлана Юрьевна, 5 бала, Казан, Рафиковлар Илдар Габдулла улы һәм Гөлнур Илгиз кызы, 4 бала, Казан, Хәнифовлар Иршат Хәниф улы һәм Чулпан Минзаһит кызы, 5 бала, Аксубай районы), «Ата-ана батырлыгы» медале (Федоровлар Денис Александрович һәм Ирина Александровна, 11 бала, Әлмәт районы, Ибраһимова Исламия Гомәр кызы, 8 бала, Казан).

«Ана даны – Материнская слава» медален Кәримуллина Алия Рафаэль кызы, 5 бала (Саба районы), Сафиуллина Лилия Дамир кызы, 5 бала (Казан шәһәре, Россия Герое Сафиуллин Айнур Альберт улының әнисе), Шәйгарданова Руфина Рәшит кызы, 5 бала (Бөгелмә шәһәре), Закирова Раушания Наил кызы, 5 бала (Арча районы) алды.

Чара концерт программасы белән тәмамланды.


Фикер өстәү