Рөстәм Миңнеханов Казанда «Нуриевлар клиникасы» яңа медицина үзәгендә булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа гына ачылган «Нуриевлар клиникасы» медицина үзәгендә булды.

Үзәк Академик Лаврентьев урамындагы 13 нче йортта урнашкан, бу инвестиция проекты, аңа «Нуриевлар клиникасы» компанияләр төркеме 237 миллион сумнан артык үз акчаларын керткән. Исегезгә төшерәбез, медицина үзәген төзү өчен җир кишәрлеге ТР Рәисе күрсәтмәсе буенча бүлеп бирелгән иде. Проект ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан мэриясе актив ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Төзелеш эшләре 2021-2023 елларда алып барылган.

Медицина үзәгенең ике төп профиле бар: хирургия һәм лаборатория.

Рөстәм Миңнеханов медицина үзәген карады. Аңа шулай ук «Нуриевлар клиникасы»ның медицина хезмәт күрсәтүләрен алга таба камилләштерү планнары турында да сөйләделәр. Медицина үзәгенең беренче катында ике операция бүлмәсе урнашкан. Аларның берсендә рентген-аппарат контроле астында операцияләр ясарга мөмкин, бу хирургларның эшен нәтиҗәлерәк итә. Пациентлар өчен палаталар табиб чакыру төймәләре белән җиһазландырылган. Һәр ятак янында махсус консольләр бар, алар аша кирәк булганда медицина газлары бирелә. Инфекциясе бар дип шикләнелгән пациентлар өчен махсус изоляцияләнгән палата җиһазландырылган.

Икенче катта лаборатория урнашкан. Ул заманча автомат анализаторлар белән һәм биоматериал тапшыру өчен куркынычсыз шлюзлар системасы белән җиһазландырылган. Лабораториянең куәте елына 220 мең тикшеренү үткәрү өчен җитәрлек.

Рөстәм Миңнехановка тикшерү барышында хәбәр итүләренчә, яңа медицина үзәге ярдәмендә 100 яңа эш урыны булдырылган. Пациентлар өчен гинекологик һәм урологик операцияләрне көтү вакыты кыскарачак. Мәсәлән, 2024 елга 1400гә якын операция планлаштырылган: 1000дән артык гинекологик, 300дән артык пластик хирургия һәм 100дән артык урологик гамәлият.

Яңа медицина үзәген карауда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.


Фикер өстәү