Рөстәм Миңнеханов төзелеш алып баручыларга ярдәм күрсәтергә кушты

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышы узды. Уытырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Муниципаль берәмлекләр утырышта видеоконференцэлемтә аша катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле агымдагы вәзгыять предприятиеләр икътисады өчен тискәре нәтиҗәгә китерә. Әмма Татарстан инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру эшен дәвам итә.

Татарстан Республикасында инвестицион ситуациягә кыскача күзәтү белән Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында Россиядә чит ил инвестицияләре күләме 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 90%ка кимегән. Татарстанда чит ил инвестицияләре күләме агымдагы елның 6 аенда 78,8%ка кимегән. Татарстанда төп капиталга инвестицияләр 2020 елның 6 аенда бюджеттан тыш чыганаклардан 12,5%ка кимегән (2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда).

Талия Миңнуллина ТР Төзелеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән «Татарстан Инвестицияләр контроле» системасын тәкъдир итте. Инвестицияләр контроле системасы сынау режимында эшли.

ТР ИҮА җитәкчесе шулай ук инвестицион эшчәнлеккә кагылышлы федераль законнардагы яңалыклар һәм механизмнар турында сөйләде.

Аннары тәкъдим ителгән инвестицион проектлар турында фикер алыштылар. Элек каралган ике проект килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен яңадан тәкъдим ителгән иде. «Казан шәһәренең Ак. Губкин урамы буенча җир асты паркинглы торак йорт» проекты буенча «КС Казан махсуслаштырылган төзлеш алып баручы» ҖЧҖ вәкиле төзелеш барышында барлыкка килгән мәсьәләләр буенча ярдәм күрсәтүләрен сорады. Рөстәм Миңнеханов төзелеш алып баручыга ярдәм күрсәтергә кушты.

Икенче проект – «Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен чуен дисклар һәм башка запас частьләр җитештерү» («ПКП Металл – техника»  ҖЧҖ) — шулай ук элегрәк Инвестицион совет әгъзалары тарафыннан хупланган. Чен дисклар һәм башка комплектлау җиһазлары авыл хуҗалыгы техникасы базарында ихтыяҗ бар. Проектны гамәлгә ашыру барышында 31 яңа эш урыны булдырылачак. Җитештерү «Чистай» индустриаль паркы мәйданчыгында нигезләнәчәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген мондый проектлар актуаль, моннан тыш, «Чистай» индустриаль паркын резидентлар белән тулыландырырга кирәк.

«Ультрапастеризацияләнгән коры сөт һәм сыр продукциясе җитештерү» инвестицион проекты каралды һәм хупланды. Сөт эшкәртү заводы Питрәч районында урнашачак. Шешәгә тутырылган сөт, коры сөт, шулай ук сырлар чыгару күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов эшкәртелә торган сөт күләме, шулай ук продукция сату базарлары белән кызыксынды.Ул шулай ук Татарстан җитештерелә торган сөт күләме буенча Россия төбәкләре рейтингында беренче урынны алып торуын искәртте.

«Балык продукциясен эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексы төзү» проекты («Фиш» ҖЧҖ) Буа муниципаль районында урнашачак. Ул шулай ук Инвестицион совет әгъзалары тарафыннан хупланды.

Бүген утырышта шулай ук «Транспорт чаралары белән идарә итү өчен цифрлы системалар компонентлары һәм интеллектуаль телематик хщл ителешләр компонентларын җитештерүне оештыру» («Меттэм автомобиль компонентлары» ҖЧҖ), «Суыткыч техникасын җитештерү заводын төзү» («Алабуга» МИЗ территориясендә урнашачак), «Күмер-пыяла җепселеннән күләмле-армацияләнгән тукыма преформаларын җитештерү» («СмартСервис» ҖЧҖ), «Медкластерда блоклы модульле казан төзелеше» («Газпром теплоэнерго Казан»ҖЧҖ) проектлары каралды.

«Казан шәһәренең Совет районында бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше» инвестицион проекты, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, шулай ук бик кирәк. Проект дәүләт-шәхси партнерлык шартларында тормышка ашырылачак.

«Ак таш-Инвестстрой» ҖЧҖ компаниясе «Казан шәһәренең 33 нче хәрби шәһәрчеге территориясендә торак йортлар комплексы төзелеше” проектын тәкъдим итте.

Соңыннан Чаллыда «ЭКСПО-КАМА» күргәзмә үзәге төзелеше проекты каралды.

Рөстәм Миңнеханов инвесторларга проектлары өчен рәхмәт белдерде һәм һәр җитештерүнең билгеләнгән срокта эшләтеп җибәреләчәгенә ышаныч белдерде. Татарстан Президенты шулай ук муниципаль районнар башлыклары һәм тармак министрлыклары инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә тиеш, дип искәртте.


Фикер өстәү