Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанның икътисади һәм инновацион потенциалы белән таныша

Казанга Премьер-министр Роман Головченко җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе рәсми визит белән килде. Беларусь вәкилләре Татарстанның икътисадый, инвестицион һәм инновацион потенциалы белән таныша. Беларусь Республикасы Премьер-министрын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөри. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, бүген Фәрит Мөхәммәтшин һәм Роман Головченко югары технологияләр өлкәсендә «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» технопаркында булдылар. Керү юлында кунакларны КФУ-МТЗ-112 пилотсыз тракторы каршы алды, ул «МТЗ-Татарстан» белән берлектә К(П)ФУ исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты тарафыннан эшләнгән. Модель завод кырларында, фермаларында, ачык территорияләрендә профильле эшләр башкару өчен билгеләнгән.

«Беларус-152» тракторы базасында оештырылган пилотсыз транспорт  дистанцион режимда  махсус эшләнгән программа белән тәэмин итү аша оператор тарафыннан идарә ителә. Кайбер компанияләрдә әлеге трактор белән кызыксыналар инде, хәзерге вакытта аларны гамәлгә кертү һәм китерү турында сөйләшүләр алып барыла.

Беларусь Республикасы делегациясе әгъзалары технопаркны карады, биредә эшләүче сервис һәм иҗтимагый инфраструктура объектлары белән танышты. Технопаркта балалар технопаркы, киберарена һәм конференц-заллар урнашкан. Балалар ИТ-паркында робототехника, биотехника, 3D-модельләштерү, программалаштыру, прототиплаштыру буенча төрле белем бирү урыннары булдырылган.

Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк 30 августта ачылды, ул –республикада өченче ИТ-парк. Хәзерге вакытта тагын ике югары технологияләр технопаркы эшли — Казанда һәм Чаллыда, аларның резидентлары — 439 IT-компания. Яңа Казан IT-кварталы республика җитәкчеле алып барган цифрлы индустрия өчен уңайлы шартлар тудыру курсының логик дәвамы булды.

Республикада эшләүче технопарклар, махсус икътисадый зоналар һәм социаль-икътисадый үсеш территорияләре инвесторларны күптәннән җәлеп итә. Бу хакта Белоруссия коллегаларына Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында сөйләделәр, анда делегация әгъзаларына республиканың һәм муниципалитетларның икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдим иттеләр. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бердәм презентация үзәген күрсәтте, инвесторлар өчен мөмкинлекләр һәм алар белән үзара хезмәттәшлек буенча системалы эш алып бару турында сөйләде. Агентлык республикага инвестицияләр җәлеп итү буенча чараларның бөтен циклын координацияли һәм тәэмин итә,  инвесторлар өчен «бердәм тәрәзә» механизмы буларак чыгыш ясый.

Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме елга 645 млрд. сум тәшкил итә. Татарстан Россия төбәкләренең илкүләм инвестклиматы рейтингында икенче урында тора (Мәскәүдән соң), эшләүче сәнәгать парклары саны буенча алда бара (республика муниципалитетларында 100 парк кертелде).

«Әлбәттә, Россия Федерациясенең барлык 85 субъекты да инвестицияләр кертү буенча көндәшлек итә, – дип басым ясады Талия Миңнуллина, – әмма без Татарстанны Россия базарына керү нокталарының берсе буларак күрсәтәбез, һәм ул,  Мәскәү белән чагыштырганда, шактый арзанга төшә».

Беларусь Республикасы – Татарстанның күптәнге стратегик партнеры. Соңгы ун елда Беларусь республиканың төп тышкы сәүдә партнерлары «бишлегенә» керә. Узган ел Татарстан белән Беларусь арасында товар әйләнеше 850 млн. доллардан артык тәшкил иткән.

Белоруссия журналистларына хезмәттәшлекнең кайбер яңа юнәлешләре турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сөйләде. Перспективалы өлкәләрнең берсе, аның фикеренчә, станоклар төзү. «Беларусьта станоклар төзелеше бик үсеш алган, үзебезнең республикада да  шулай ук бу кластерны торгызырга телибез, чөнки сәнәгать өчен җитештерү чараларын булдыру бик мөһим, – диде ул, – бу «үсеш нокталарының» берсе, без анда Беларусь партнерлары белән берлектә нәтиҗәләргә ирешә алабыз».

Хәзерге вакытта  республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасында узучы «Татарстан-Белоруссия» бизнес-форумында сәүдә-икътисадый элемтәләрне алга таба киңәйтү мәсьәләләре  карала. Форум кысаларында яңа коммерция контрактлары һәм килешүләр имзаланыр дип көтелә.

Бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Горбунов ис. КАЗда — «Туполев» ГАҖ филиалында булачак, анда ул тармакның иң эре авиапредприятиесенең потенциалы белән танышачак. Беларусь делегациясенең Татарстанга рәсми визиты шуның белән тәмамлана.


Фикер өстәү