Татарстанда яшәүчеләрнең автомобильләрен алачаклар икән, дигән имеш-мимешләр кире кагылды

Оборона министрлыгы дәүләт оешмаларына, кирәк булган очракта, нинди автомобильләрнең Кораллы көчләр ихтыяҗына алынырга мөмкин булуы турында боерыклар җибәрә.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин кул куйган өлешчә мобилизация турындагы указның бишенче пункты республикада яшәүчеләрдә сораулар тудырган. Анда сүз дәүләт оешмалары, бизнес карамагындагы транспорт, кешеләрнең шәхси транспортын мобилизацияләү турында бара.

Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда машиналарны тиздән урамнан ук алып китәчәкләр икән, дигән имеш-мимешләр тарала башлады. Әмма бу, фейк, дип танылды.

Закон нигезендә, Оборона министрлыгы дәүләт оешмаларына, кирәк булган очракта, нинди автомобильләрнең Кораллы көчләр ихтыяҗына алынырга мөмкин булуы турында боерыклар җибәрә.
Кешеләрнең шәхси автомобильләре алынмый.


Фикер өстәү