Бер Республикада беркем дә өлешчә мобилизация буенча повестка алмаган

Алтай Республикасында яшәүчеләрнең берсе дә өлешчә мобилизация кысаларында повестка алмаган. Бу хакта регион сенаторы Владимир Полетаев сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Ул билгеләп үткәнчә, алар республиканың хәрби комиссары белән вәзгыять турында фикер алышкан.

«Хәрби комиссар сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Алтай Республикасыннан бер генә кеше дә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылмаган. Хәрби комиссариатлар ир-атлар турындагы мәгълүматларны яңарту буенча эш алып бара, повесткалар җибәрелә», — дип билгеләп үтте сәясәтче үз телеграм-каналында.

Ул төбәкнең 50 дән артык кешесе өлешчә мобилизация башлангач үз теләге белән  китүен һәм тагын 20 егетнең хәрби хезмәт узу турында контракт төзүләрен әйтте.

 


Фикер өстәү