Андрей Картаполов: “Россиядә мобилизация планлаштырылмый”

Повестка алуның яңа кагыйдәләре армия сафларына китәргә тиешле егетләргә генә түгел, бәлки хәрби бурычка ия булучы барлык кешегә кагыла.

Россия Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов белдергәнчә, хәзерге вакытта Россиядә мобилизация уздыру күздә тотылмый. Ул шулай ук повестка алудагы яңа кагыйдәләрнең армия сафларына китәргә тиешле егетләргә генә түгел, бәлки хәрби бурычка ия булучы барлык кешегә кагылуын билгеләп үткән.

Шулай итеп:
* хәрби комиссариатлар, гадәти повесткалар белән бергә, электрон хәбәрләр дә җибәрәчәк;
* электрон хәбәрләр һәм гадәттәге повесткалар бер үк төрле юридик көчкә ия булачак;
* чакырылыштан качып йөрүчеләргә, торак пункттан чыгып китүне һәм алыш-бирешләр ясауны тыюга кадәр, тиешле чаралар күреләчәк.

Белгечләр әйтүенчә, кәгазь һәм электрон повесткаларның юридик көчен тәңгәлләштерү хаталарны киметү, шулай ук хәрби бурычка ия булучының хәрби комиссариат белән аралашу зарурилыгын киметү мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү